2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда WSI-2019 уздыру концепциясен Петербургта Генераль ассамблеяда тәкъдим иттеләр

WorldSkills Competition-2019 дөнья чемпионатын Казанда уздыруның эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын уздыруга төп заявка китабы итәргә тәкъдим ителүче концепциясен Санкт-Петербургта тәкъдим иттеләр. Биредә 27 ноябрьдән 29ына кадәр “WorldSkills Russia” профессиональ берләшмәләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзының Генераль ассамблеясы узды.

Бу юнәлештә Татарстанда башкарыла торган эшләр турындагы хисап белән “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры урынбасары Фәрит Абдулганиев чыгыш  ясады. Ассамблеяда катнашучылар Казан заявкасын хупладылар һәм имзалар җыю буенча махсус акциядә катнаштылар. 

WorldSkills International (WSI) – масштаблы халыкара хәрәкәт. Аның төп максаты – эшче һөнәрләрне популярлаштыру, аларың дәрәҗәсен күтәрү, профессиональ әзерлек һәм квалификация стандартларын ил күләмендә үстерү. WorldSkills International – яшь белгечләр үзләре турында белдерә һәм һөнәри осталыкларын күрсәтә ала торган мәйданчык. Катнашучылар һәм экспертлар командалары, соңыннан үз илләрен милли турнирларда тәкъдим итәр өчен,  WorldSkills милли чемпионатларында формалаша.

Россия халыкара хәрәкәткә 2012 елның 17 маенда, Көньяк Кореяда узган WSI Генераль ассамблеясында кушылды. WorldSkills хәрәкәтен Россиядә тәкъдим итүче оешма булып РФ Хөкүмәтенең 8 октябрьдәге карары белән булдырылган Профессиональ оешмалар һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы торачак. Агентлыкны гамәлгә куючылар – Россия Мәгариф министрлыгы һәм Хезмәт министрлыгы йөзендә РФ Хөкүмәте, шулай ук Стратегик Инициативалар Агентлыгы. Агентлыкның җитәкчесе һәм хәрәкәтнең Россиядәге идея бирүчесе Павел Черных - WorldSkills Internationalның РФдан булган техник делегаты.

 

 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте