2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

ГТО Комплексының фирма стилен эшләүгә конкурс игълан ителде

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Комплексы фирма стиленең стиль тудыручы элементларының иң яхшы дизайн-макетын эшләүгә ачык конкурс Россия спорт министрлыгы һәм "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО тарафыннан игълан ителгән.

Конкурс 20 ноябрьдә башланды һәм 20 декабрьгә кадәр, ягъни бер ай дәвамында барачак. Катнашучылардан заявкалар 8 декабрьгә кадәр кабул ителә. Конкурсның максаты - сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен, Россия Федерациясе гражданнарында физик культура формалаштыруны чагылдыручы ГТО Комплексы образын тудыру.  Әлеге образ "физик культура", "көч" һәм "сәламәт яшәү рәвеше", "җиңүгә омтылыш", "үсеш һәм алга китеш", "ватан", "уңыш" төшенчәләре белән ассоциацияләшергә тиеш. Конкурсның приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә - иң яхшы дизайн-макетны тәкъдим итүче нәкъ шуның кадәр акча алачак. Берничә кеше җиңүче дип табылган очракта әлеге сумма аларга бүлеп биреләчәк.

Комплексның фирма стиленең дизайн-макеты үз эченә логотипны, стиль тудыручы элементларны, һәр нормативка график элементны һәм ГТО слоганнарын алырга тиеш. Катнашучылар конкурс материалларын эскиз проектлары рәвешендә бирергә тиешләр. Әлеге материалларны ябык конвертта 420010, Россия, Казан шәһәре, Халыкара Мәгълүмат Үзәге, Универсиада авылы, 35 адресы буенча "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАОга юлларга кирәк булачак. Конвертка "Конкурс материаллары. ГТО Комплексы фирма стиленең иң яхшы дизайн-макетына конкурс жюриена" дигән билге кую мәҗбүри.

Искәртеп узыйк, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Россия Федерациясе гражданнарының физик әзерлекләренә дәүләт таләпләрен билгели.  РФ Спорт министрлыгы приказы нигезендә ГТОны кертү буенча оештыру-эксперимент апробациясен 12 төбәк: Карелия Республикасы, Марий Эл Республикасы,  Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Красноярск крае, Белгород, Владимир, Мәскәү, Свердловск, Смоленск һәм Ярославль өлкәләре гамәлгә ашыра.
*Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат бу яңалыкка беркетелгән нигезләмәдә белдерелә.

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте