2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мәскәүдә “Казан 2013” волонтерлык программасы тәҗрибәсе тәкъдим ителде

Узган атнада Мәскәүдә эре халыкара спорт чараларын уздырган вакытта волонтерлык программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен тикшерделәр. Семинарда футбол буенча 2018 елда Россиядә FIFA дөнья чемпионатын оештыручы илләр вәкилләре катнашты.

Казан делегациясен Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима,  “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директорының “Волонтерлар” юнәлешенә кураторлык итүче урынбасары Александр Карпов тәкъдим иттеләр. 

Семинар программасы үз эченә берничә блокны алган иде: очрашуның көн тәртибендә Россия Федерациясендә спорт өлкәсен волонтерлык эшчәнлеге белән тәэмин итү законнары, шулай ук соңгы елларда булып узган ике зур халыкара спорт вакыйгасы – Казанда 2013 елда узган  XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада һәм Сочида 2014 елда узган XXII кышкы Олимпия уеннары вакытында волонтерлык программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе  мәсьәләләре каралды.

Шәһәр волонтерлары эшен оештыруга аерым игътибар бирелде – спорт чарасын оешытручы шәһәр алдында торучы төп бурычларның берсе, традицион рәвештә, кунакчыллык атмосферасы һәм уңайлы мохит тудыру. Чаралар барган көннәрдә шәһәрлеләргә һәм кунакларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү, шәһәрнең мәдәни һәм спорт корылмалары, транспорт турында белешмәләр бирү шәһәр волонтерларының бурычлары булып тора. Шәһәр волонтерлары төп маршрутлар һәм корылмаларны күздә тотып, шәһәрнең күренекле урыннары, зур сәүдә үзәкләре яннарында урнаштырылган махсус мәгълүмат станцияләрендә эшлиләр.

“Россия 2018” оештыру комитеты вәкилләреннән булган блок йомгаклау блогы булып тора. Семинарда катнашучылар игътибарына футбол буенча 2018 елда узачак FIFA дөнья чемпионатының волонтерлык программасының төп аспектлары презентацияләнде.

Программаның нечкәлекләре әле ахыргача эшләнеп бетмәгән, шулай да оештыручылар оештыру комитетының планлы ихтыяҗын әйттеләр инде  – 2018 елга, якынча исәпләүләр буенча, 20 000 волонтер ярдәме кирәк булачак.

Искәртеп узыйк, Казан киләчәк мундиальне оештырачак 11 шәһәрнең берсе. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Екатеринбург, Калининград, Самара, Түбән Новгород, Волгоград, Ростов-на-Дону һәм Сарански белән беррәттән Россиянең өченче башкаласы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк.  Моңа инде дүрт елдан кимрәк вакыт калып бара. 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте