2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

IAAF вәкилләре Казанга беренче инспекция визиты ясадылар

Халыкара җиңел атлетика федерациясе IAAF вәкилләре 2016 елда юниорлар арасында узачак дөнья чемпионаты алдыннан Казанга беренче инспекция визиты ясадылар. Аның төп максаты булачак ярышларның төп аренасы – Үзәк стадионны карау булды.

 “Безнең өчен бу этапта иң мөһиме -  спорт корылмалары белән бәйләнгән бар нәрсә – аның җиһазлануы, корылманың әзерлеге һәм аның алга таба беренче класслы сертификациясе. Ярышларның дәрәҗәсе шуны таләп итә – юниорлар чемпионаты дөнья җиңел атлетикасы календаренда мөһим чараларның берсе булып тора. Без инде анализлар ясадык һәм нинди дә булса авырлыклар күрмибез, Универсиада инфраструктурасын максималь төстә файдалана алабыз”, - дип сөйләде Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе генераль секретаре Михаил Бутов.

Ярышларның уздырылу вакыты бу елның июлендә, IAAF советында расланган иде – ул 2016 елның 19-24 июль көннәрендә узачак. Юниорлар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты, 1986 елдан башлап, ике елга бер тапкыр уздырыла. Анда 19 яшькә җитмәгән спортчылар гына катнаша. 2014 елда ярышлар АКШның Юджин шәһәрендә узды.  

 Чемпионатның спорт программасы үз эченә йөгерү, тиз йөрү, сикерү, ыргыту һәм этү, күптөрле ярышны берләштергән дисциплиналар буенча 44 медаль комплектын уйнатуны ала. Ярышларда 180-185 илдән 2000ләп спортчы һәм 1000гә якын рәсми зат катнашыр дип көтелә. 290 тирәсе судья һәм 1000 волонтер җәлеп ителәчәк. Ярышлар узачак төп корылма итеп Үзәк стадион билгеләнгән. Чемпионатның күнегүләр уздырылачак корылмалары исә – Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежы, Универсиада авылы стадионы, “Олимп” стадионындагы ыргыту өчен каралган сектор.   

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте