2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итәргә мөмкин

5-6 ноябрь көннәрендә Казанга Дзюдо Европа союзы вәкилләре киләчәк. Әлеге инспекция визиты Россиянең дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итүгә заявкасын карау алдыннан башкарылачак. Спортның бу төре буенча 2016-ЕЧ оештырылачак шәһәр 29 ноябрьдә Дубровник (Хорватия) шәһәрендә узачак Европа союзы конгрессында билгеле булачак.

Казанга ясалачак визитта Дзюдо Европа союзы вице-президенты Михал Вахун, вице-президент, Россия дзюдо федерациясе башкарма директоры Валентин Хабиров, Федерация чараларын әзерләү һәм уздыру департаменты җитәкчесе Анатолий Ларюков һәм башка рәсми затлар катнашачак.

6 ноябрьдә алар “Татнефть-Арена” корылмасы инфраструктурасы, шәһәр кунакханәләре белән танышачаклар, Универсиада авылында булачаклар.

2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионаты Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннарына квалификацияне тәмамлаячак, шуңа күрә анда катнашачак спортчылар саны бик күп – 400ләп (рәсми затлар белән санаганда катнашучылар саны 700-800 булачак).

Казанның инде дзюдо буенча зур ярышлар уздыру мәйданы булып торганы барлыгын да искәртеп узыйк. 2011 елда биредә Россия чемпионаты уңышлы узган булса, 2013 елда «Татнефть-Арена» XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы кысаларында дзюдо буенча ярышларны кабул итте. 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте