2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

“Казан Арена” стадионы беренче футбол матчын кабул итте

Казан “Рубин”ы һәм Мәскәүнең “Локомотив” командасы Россиядә 2018 елда футбол буенча узачак ДЧ уздыру өчен төзелгән стадионда беренче футбол матчын уздырдылар. Матч алдыннан “Казан Арена”да спорт министры Виталий Мутко һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов символик стела – 2018 елда Чемпионатны кабул итәчәк стадион билгесен ачтылар.

“Барыгызны да Россия футболы һәм Россия спорты тарихындагы истәлекле көн белән котлыйм. Без бүген 2018 елда узачак дөнья чемпионатына төзелгән беренче стадион ачылышында катнашабыз. Мин бу стадионга озын гомер телим. Җанатарларга бу аренада матур хисләр, командаларга бүген бик матур уен күрсәтүләрен телим”, - диде Виталий Мутко.

 “Бу безнең ил һәм Татарстан Республикасы өчен зур вакыйга. Нәкъ менә футбол өчен генә төзелгән стадион – ул бөтенләй башка аура. “Рубин”ның да яхшы уйнавы, стадионда матчларның, шул исәптән европа кубогыныкыларның да күбрәк уздырылуы кирәк. Стадион күп шатлыклар китерер дип өметләнәм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашканда.

“Казан Арена” стадионының архитектура йөзе “Populous”халыкара фирмасы тарафыннан эшләнгән. Аның күләмле-пространство образы су лилиясен хәтерләтә һәм шәһәрнең гомуми панорамасына матур кереп урнаша. Бина үзе 45 000 тамашачы сыйдырышлы, 4 чыгу юлы булган, 4 яруслы ачык трибуналары булган, 5 тән 8 нче дәрәҗәгә кадәр чалыштырма катлы түгәрәк формадагы корылма. Функциональ зоналарны оештыру FIFAның футбол стадионнары буенча  техник җитәкчелегенең 5 редакциясе нигзендә эшләнгән. “Казан Арена”да гамәлгә ашырылган күп кенә архитектур һәм инженерлык эшләнмәләре Россиянең 2018 елда узачак дөнья чемпионатына төзеләчәк стдионнары нигезенә салынган.

Стадион нигезенә беренче ташны Россия Президенты Владимир Путин 2010 елның 5 маенда салган иде. Объект рекордлы вакыт эчендә – 36 айдан соң, ягъни 2013 елның маенда тапшырылды.

2013 елның июлендә “Казан Арена” стадионында XXVII бөтендөнья җәйге универсиадасы ачылышы һәм ябылышы тантаналары узды. Биредә шулай ук  Уеннарның төп матбугат үзәге һәм төп телетапшырулар үзәге дә урнашкан иде.  

2015 елда стадионга Су спорт төрләренең 16 нчы дөнья чемпионатының төп ареналарының берсе булырга туры киләчәк. “Казан Арена” йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышларны кабул итәчәк.

Су спорт төрләре буенча чемпионатлар тарихында беренче тапкыр футбол кырында 50 шәр метрлы ике вакытлы бассейн урнаштырылачак. Аларның ярышлар өчен каралганы –50х26м, тирәнлеге 3 м, тәнне язу күнекмәләре өчен каралганы - 50х25м, тирәнлеге 2 м.

Стадион “ЛУЧШИЙ РЕГИОНАЛЬНЫЙ ОФИС “ (стадионның vip-зоналарының скайбоксларының берсе) номинациясендә Best Office Awards-2014 премиясенә лаек булды.

 «Казан Арена» саннарда:

Сыйдырышлылыгы: 45 000 тамашачы
Футбол кыры: 105 м х 68 м 
Стадион биләмәсе: 32 га
Төзелеш мәйданы: 70 300 м²
Бинаның гомуми мәйданы: 135 967 м²
Паркинг: 4 455 мест
Дөньядагы иң зур медиафасад: мәйданы - 3700 м²

  «Казан Арена» стадионы -  футбол матчлары, спорт чаралары, күңел ачу шоулары һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздыру өчен каралган күпфункцияле комплекс.

 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте

Vsk7i7htul
Открытие стелы на стадионе Казань Арена 17.08.2014