Ярышларда Россиянең 19 яшькә кадәрге иң көчле ишкәкчеләре катнашачак. Илнең 15 төбәгеннән 300 дән артык спортчы арасында 83 комплект медаль уйнатылачак. Яышлар программасы 13 августта башланачак.
Россия чемпионатында Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Ульяновск, Калуга, Рязань, Ростов, Әстерхан, Мәскәү, Саратов, Воронеж өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләрдән иң көчле ишкәкчеләр көч сынашачак.
Россия җыелма командасы лидерлары:
- яшүсмерләр байдаркасында - Гусев Олег, Блинцов Владислав, Побирченко Владислав, Бельской Антон;
- каноэда - Чеботарь Владислав, Пронь Артём, Исаев Илья, Шаров Дмитрий;
- юниоркалар байдаркасында - Никитина Инна, Баранова Варвара, Одинцова Людмила, Ковнир Кристина.
Татарстан Республикасын 13 спортчы тәкъдим итә:
- байдаркада - Вәлиев Артур, Салмин Георгий, Сафронов Роман, Осипов Егор, Муравьёв Данила, Гайнуллин Роман, Хөснимәрданов Булат, Морозова Олеся, Вафина Юлия, Багаутдинова Алёна, Шакирова Алина, Жигалина Алёна,
- каноэда - Замалеев Денис.
Ярышларны ачу тантанасы кысаларында, 13 августта, ТР байдаркаларда һәм каноэда ишү Федерациясенә ике “Дракон” көймәсен тапшыру да булачак. Гомуми бәясе 1 млн. сумнан артыграк торган һәм республикадагы әлеге класстагы бердәнбер көймәләрне «Нәфис» компанияләр төркеме – ТР байдаркаларда һәм каноэларда ишү Федерациясе партнеры бирә.
"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" матбугат хезмәте