2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия кызларының чираттагы медале

Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатында чираттагы медальләр уйнатылды. Парлы байдаркаларда ишүче кызлар арасында дөнья чемпионнары билгеләнде.

500 метрга финал узышында алтын медаль өчен көрәш гаять кискен булды. Төп фаворитлар арасында Лондон Олимпиадасында бронза медальләре яулаган Каролина Найа белән Бета Миколайчук (Польша) иде. Казанда алар янәдән үз көчләрен күрсәтте һәм узышны көндәшләрен 5 секундка ук калдырды. Нәтиҗә – 2 минут 01,35 секунд. Россия пары Кира Степанова белән Анастасия Панченко –икенче (2 мин. 06,06 сек.). Шулай итеп, Россия җыелмасы исәбенә тагын бер көмеш медаль өстәлде. Өченче урында – Венгрия вәкилләре Нора Жилваси белән Петра Жабо (2 мин. 07,62 сек.).

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты