Казандагы Спортның ишкәк ишү төрләре сараенда студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының ахыргы көне финаллар белән истә калачак. Һава торышы бүген спортчыларга карата бөтенләй рәхимсез кылана. Салкын көчле җил исә, температура +11 градуска кадәр төште.
Спортчыларга мондый шартларда ярышу бик кыен. Әмма алар барысы да бер үк шартларда.
Ир-ат байдаркачылар арасында 500 метрга беренче узышларда бер-берсе белән таныш, ярышлар вакытында туганлашып беткән спортчылар җыелган иде. Старттан ул белорус Павел Медведев белән Үзбәкстан егете Вильям Ибраһимов алга ыргылды. Россияле Кирилл Липунов башка тактика сайлады: башта ул арткарак калып, көндәшләрен күзәтте. Финишка җитәрәк кенә Россия спортчысы шундый тизлек җыйды ки, аның көндәшләре урында катып калган кебек тоелды.
Нәтиҗәдә, 2 мин. 02,69 секунд нәтиҗә күрсәткән Кирилл Липунов – дөнья чемпионы! Белорус Павел Медведев икенче нәтиҗә белән финишка килде. Өченче урын һәм бронза медальне француз Гильом Бургер алды.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты