2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Польша - «алтын», ә Россия «көмеш» медаль алды

Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатыны кысаларында хатын-кызлар көч сынашканнан соң, 500 метрлы дистанциядә ярышу өчен стратка ир-атларның икеле байдаркалары чыкты.

 

Польша спортчылары (Марсин Николовски белән Мариуш Куйавски) бу узышлар вакытында көндәшләренә җиңүгә бер генә дә шанс калдырмадылар. Дистанциянең яртысына җиткәндә үк алар көндәшләрен 1 секундка узган иде инде.  1 минут 43,08 секунд нәтиҗә белән алар Польша җыелма командасы исәбенә тагын бер алтын медаль яуладылар. Россия җыелма командасы спортчылары (Игорь Бак белән Руслан Мамутов) зур тырышлык нәтиҗәсендә педьесталның икенче баскычына күтәрелә алдылар. Дистанөия дәвамында өченчек урында барган Литва дуэты Рикардо Некриосиус белән Андрей Олижник соңгы мизгелләрдә генә бронза медальне кулларыннан ычкындырдылар. Өченче урында – Украина дуэты (Сергей  Токарнитцкий белән Игорь Трунов).

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты