2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты

Ярышларның өченче, соңгы көнендә 16 комплект медаль уйнатылачак.

«Байдарка» дисциплинасында ир-атлар (ялгыз, икеле һәм дүртле көймәләрдә) 200 һәм 500 метрлы дистанциядә иң яхшыларны билгеләячәк. Ялгыз, икеле һәм дүртле көймәләрдә каноэчылар да шундый дистанцияләрдә көч сынашачак.

Хатын-кыз байдаркачылар ялгыз һәм дүртле көймәләрдә 200 метрлы дистанциядә ярышачак, ә икеле байдаркаларда ишүчеләр 200 һәм 500 метрлы дистанцияләргә чыгачак.

Исегезгә төшерәбез, 4 медаль, шул исәптән бер алтын, яулаган Россия җыелмасы әлегә гомуми исәптә дүртенче урында бара.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты