2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Байдарка һәм каноэ: Икенче көн

Казандагы Спортның ишкәк ишү төрләре сараенда студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының икенче көне тәмамланды.көннең беренче яртысында 8 комплект медаль уйнатылды. Аның нәтиҗәләре буенча медальләр саны буенча беренче урынга Польша командасы чыкты. Россия җыелма командасы медальләр саны буенча дүртенче урында бара.

Big__dsc7468

Бер алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль – Россия җыелма командасының нәтиҗәләре шундый. Җыелма команданың исәбенә хатын-кыз ялгыз байдаркачылар  арасында 500 метрга узышта Елена Анюшина алтын медаль алып килде. Россия исәбендәге икенче медальгә дә аның катнашы бар иде. Елена Анюшина, Кира Степанова, Ансастасия Панченко һәм Наталья Лобова экипажы дүртле байдаркаларның 500 метрга узышында көмеш медальгә лаек булды. Алардан соң ир-ат каноэчылар экипажы да уңышлы чыгыш ясады. Сергей Неловко, Данила Ермаков, Рамиль Алимов һәм Олег Шелегов экипажы 1000 метрга ярышларны бронза медаль белән төгәлләде. Икенче бронза медальне дә безнең егетләр командасы алды. Владислав Литовка, Николай Червов, Руслан Мамутов һәм Олег Жестков экипажы дүртле байдаркалар арасында өченче урында килде.

Чемпионатта катнашучы 18 илнең 8е төрле дәрәҗәдәге медальләр яуларга өлгерде. Иң яхшы нәтиҗәләрне Польша, Украина һәм Венгрия спортчылары күрсәтте. Төрле дәрәҗәдәге медальләргә Белоруссия, Чехия, Литва, Казахстан һәм Франция спортчылары да лаек булды. Исегезгә төшерәбез, болар әле беренче көн нәтиҗәләре генә. Чемпионатта барлыгы 24 комплект медаль уйнатылачак.

Көннең икенче яртысында ярышларны квалификация һәм ярымфинал узышлары дәвам иттерде.

Ялгыз ишүче ир-ат байдаркачылар арасында 200 метрга квалификация узышларында старттан ук Италия спортчысы Манфреди Рицца алга чыкты. Венгрия вәкиле Мате Жомоллани, финиш алдыннан бик тырышып ишүенә карамастан, икенче урында калды. Польшадан Петр Мазур – өченче. Узышның иң яхшы нәтиҗәсе – 35,26 сек. Икенче узышта җанатарлар Россия спортчысы Кирилл Липуновка өметләнгән иде. Спортчы аларның өметләрен аклады һәм, 200 метрлы дистанцияне 35,40 секунд эчендә узып, финишка беренче булып килде. Икенче һәм өченче урыннарны Игнас Навакаускас (Литва) белән Франк Ле Мюль (Франция) бүлеште. Ярымфиналда уйнатылган тагын өч юлламага Кыргызстан спортчысы Максим Бондарь һәм Вильям Ибраһимов (Үзбәкстан),  Евгений Пискун (Казахстан) лаек булды.
Россия байдаркачысы, 2013 елгы Универсиада илчесе Наталья Лобова ялгыз көймәдә 200 метрга ярышта финалга узды. Наталья күрсәткән нәтиҗә – 42 секунд – көндәшләре арасында иң яхшысы. Россия вәкиле, икенче урынны яулаган Венгрия спортчысы Петра Жабо (43,39 сек.) һәм финишка өченче булып килгән Бразилия кызы Анна Паула Вергуш (45,17 сек.) финалга әзерләнә. Икенче узыш тамашалылыгы ягыннан беренчесеннән һич кенә дә калышмады. Спортчылар дистанцияне бер үк вакытта диярлек узды. Беренче урында – Украина вәкиле Инна Клинова (42,04 сек.), икенчедә – Франциядән Леа Джамелот (43,03 сек.), өченчедә –  Чехия спортчысы Михаэля Фаснерова (43,21 сек.). Алар шулай ук финалга үтте. Ярымфиналдан соң алар янына Аня Чернак (Сербия), Рио Такахаши (Япония), Александра Горна (Польша) да кушылды.

Икеле байдаркачылар да кыска дистанциядә (200 м) Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының финалына чыгучыларны ачыкладылар.

Беренче узыш вакытындагы кызу ярыш вакытында финалга булган өч юлламаны Польша ишкәкчеләре Давид Путто белән Себастьян Жипула (33,06 сек.), Украина дуэты Сергей Токарнитский белән Игорь Трунов (33,38 сек.) һәм Венгрия байдаркачылары Мартон Сик белән Джерджели Борос (33,49 сек.) үзара бүлеште. Ир-атлар арасында икеле байдаркаларда 200 метрга узышларның икенче өлеше исә Россия дуэтының җиңүе белән төгәлләнде. Көндәшләренең арттан калмавына да карамастан, Кирилл Липунов белән Александр Николаев финишка беренче килеп җиттеләр (33,41 сек.). Россиялеләрдән бераз гына калышып, икенче булып Белоруссия дуэты Джанис Климович белән Андрей Калоски (33,66 сек.) финишка килде. Өченче урынны һәм финалга өченче юлламаны Казахстан командасыннан Станислав Рзаев белән Артем Лобода (34,75 сек.) дуэты эләктерде. Соңрак, ярымфиналдан соң, аларга французлар Александр Крессоль белән Гийом Бюрже, италиялеләр Энрико Баттистель белән Джилио Дрессино һәм бразилиядән килгән спортчылар Хуан Карлов Родригез белән Михел Феррейра  кушылды.

31 августта Кабан күлендәге Үзәктә тагын 16 комплект медаль уйнатылачак. Ярышлар расписаниесе белән биредә танышырга мөмкин.

Чемпионатның ябылу тантанасы Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә, 14 сәгать 15 минутта башлана. Барлык чараларга да керү бушлай.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты