2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда үтүче дөнья чемпионатының барлык финалга чыгучылары да билгеле булды

Казанның Урта Кабан күлендә урнашкан Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә квалификация узышлары һәм ярымфиналлар төгәлләнде.

Соңгы өч ярымфинал Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының икенче көнен тәмамлады. Ярымфиналларда 200 метрга хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында финалга чыгучылар билгеле булды.

Ир-ат байдаркачылар арасында икенче тапкырдан финалга Максим Бондарь (Кыргызстан), Вильям Ибраһимов (Үзбәкстан) һәм Евгений Пискун (Казахстан) үтте.

Ялгыз ишүче хатын-кыз байдаркачыларның 200 метрга финалына чыккан 6 спортчыга Рио Такахаши (Япония), Александра Горна (Польша) һәм Аня Чернак (Сербия) өстәлде.

Ир-атлар арасында икеле байдаркаларда 200 метрга финал узышына үткән спортчыларга францияле Александр Крессоль белән Гийом Бюрже, италияле Энрико Баттистель белән Джилио Дрессино, бразилияле Хуан Карлос Родригез белән Михел Феррейра кушылды.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты