2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Байдаркачылар кызу ярыш күрсәтте

Икеле байдаркачылар кыска дистанциядә (200 м) Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының финалына чыгучыларны ачыкладылар.

Кыска дистанциягә узышлар һәрвакыт кызыклы үтә. Алар көтелмәгән вакыйгаларга бай була. Шуңа күрә кемнең җиңәсен алдан фаразлау бик кыен. Бүген байдаркачыларның кыска дистанциягә узышларын тамашачылар кызыксынып күзәтте. Беренче узыш вакытындагы кызу ярыш вакытында финалга булган өч юлламаны Польша ишкәкчеләре Давид Путто белән Себастьян Жипула (33,06 сек.), Украина дуэты Сергей Токарнитский белән Игорь Трунов (33,38 сек.) һәм Венгрия байдаркачылары Мартон Сик белән Джерджели Борос (33,49 сек.) үзара бүлеште. Ир-атлар арасында икеле байдаркаларда 200 метрга узышларның икенче өлеше исә Россия дуэтының җиңүе белән төгәлләнде. Көндәшләренең арттан калмавына да карамастан, Кирилл Липунов белән Александр Николаев финишка беренче килеп җиттеләр (33,41 сек.). Россиялеләрдән бераз гына калышып, икенче булып Белоруссия дуэты Джанис Климович белән Андрей Калоски (33,66 сек.) финишка килде. Өченче урынны һәм финалга өченче юлламаны Казахстан командасыннан Станислав Рзаев белән Артем Лобода (34,75 сек.) дуэты эләктерде.

Ир-атлар арасында икеле байдаркаларда 200 метрга 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты