2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада илчесе финалга иң яхшы вакыт белән узды

Россия байдаркачысы, 2013 елгы Универсиада илчесе Наталья Лобова ялгыз көймәдә 200 метрга ярышта финалга узды. Наталья күрсәткән нәтиҗә – 42 секунд – көндәшләре арасында иң яхшысы. Россия җанатарлары спортчының җиңү яулавына бик өметләнә.

Хатын-кыз байдаркачылар арасында 200 метрга беренче квалификация узышы Наталья Лобованың әзерлек дәрәҗәсе югары булуын күрсәтте. Көндәшләр көчле булуга һәм кинәттән яңгыр ишеп ява башлауга карамастан, ул финишка беренче булып килде. Россия вәкиле, икенче урынны яулаган Венгрия спортчысы Петра Жабо (43,39 сек.) һәм финишка өченче булып килгән Бразилия кызы Анна Паула Вергуш (45,17 сек.) финалга әзерләнә.

Икенче узыш тамашалылыгы ягыннан беренчесеннән һич кенә дә калышмады. Спортчылар дистанцияне бер үк вакытта диярлек узды. Беренче урында – Украина вәкиле Инна Клинова (42,04 сек.), икенчедә – Франциядә Леа Джамелот (43,03 сек.), өченчедә – ап  Чехия спортчысы Михаэля Фаснерова (43,21 сек.). Алар шулай ук финалга үтте.

Аня Цернак (Сербия), Рио Такахаши (Япония), Александра Горна (Польша) һәм Жаклин Грин (Австралия) финалга соңгы ике юллама өчен ярымфиналда көрәшәчәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты