2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Байдаркачылар кыска дистанциядә квалификация узды

Ялгы ишүче ир-ат байдаркачылар арасында 200 метрга квалификация узышлары ишеп яуган яңгыр астында үтте. Әмма яңгыр спортчыларга кискен көрәш оештырырга комачауламады.

Беренче узышта старттан ук Италия спортчысы Манфреди Рицца алга чыкты. Венгрия вәкиле Мате Жомоллани, финиш алдыннан бик тырышып ишүенә карамастан, икенче урында калды. Польшадан Петр Мазур – өченче. Узышның иң яхшы нәтиҗәсе – 35,26 сек.

Икенче узышта җанатарлар Россия спортчысы Кирилл Липуновка өметләнгән иде. Спортчы аларның өметләрен аклады һәм, 200 метрлы дистанцияне 35,40 секунд эчендә узып, финишка беренче булып килде. Икенче һәм өченче урыннарны Игнас Навакаускас (Литва) белән Франк Ле Мюль (Франция) бүлеште.
Ике узыш нәтиҗәләре буенча барлык спортчылар да ярымфиналда катнашачак. Иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән алты спортчы автомат рәвештә финалга үтте. Калганнар финалга чыгу өчен ярымфиналда көч сынашачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты