2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Икенче көн ярышларының иртәнге узышлары Украина җиңүе белән тәмамланды

Дүртле каноэда 1000 метрлы дистанцияне 3 мин.23,04 сек. эчендә узып, Украина егетләре ярышларның бу төрендә дөнья чемпионы булды.

Big__dsc7493

 

Дүртле каноэларда ир-атлар арасында финал узышы Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының икенче көненә планлаштырылган иртәнге ярышлар программасын йомгаклады. Биредә белгечләрнең бөтен игътибарын Украина командасы – Виталий Вергелес, Денис Камерилов, Олег Тарновский һәм Эдуард Шеметило җәлеп итте. Украинлылар авансларны тулысынча аклады – финал узышында аларга тиңнәр табылмады. Чехия (Войцех Руссо, Мартин Эгермайер, Томаш Янда һәм Радек Мисковски) командасы финиш сызыгына җиткәндә Россия егетләрен (Сергей Неловко, Данила Ермаков, Рамил Алимов һәм Олег Шелегов) узды. Безнекеләр исәбендә – бронза медальләре.

Узыш нәтиҗәләре белән түбәндә танышырга була.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты