2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Фехтование буенча Бөтендөнья Чемпионаты Казанда старт алды

Кылыч белән ярышучылар арасында фехтование буенча дөнья чемпионатының беренче квалификация ярышлары узды.

Дөнья фехтование чемпионатының беренче көнендә Казан теннис академиясендә кылыччылар чыгыш ясады. Россиянең барлык өч спортчысы да квалификация этабын үтеп, финалның 1/32 өлешенә чыктылар. Софья Великая үзенең төркемендә Индонезия,Венесуэла,Испания һәм Япониядән көндәшләрен узып, 6 дан 4 көрәшне җиңде. Грузин кызы Теодора Кахиани һәм Корея кызы Сеона Хван белән очрашуларда ул җиңелүгә  дучар була.

Диана Гәлиәкбәрова Австралия, Германия, Доминикан республикасы һәм Чехия кылыччыларыннан көчлерәк була, әммә Гонкок һәм Испания вәкилләренә җиңелә. Турнирның төп челтәренә үтеп керүгә болар аңа комаучаламый.

Яна Егорян төркем этабында шулай ук 4 җиңү яулый һәм ике мәртәбә җиңелә. Эстония һәм Канада спортчыларына җиңелсә, Австралия, Бразилия, Мексика һәм Әзербайҗан кызларын җиңә.

Элеге җиңелүләр бер нәрсә дә сөйләми. Мөһиме топ-64 башлангач, чыгуга юнәлгән көрәшләрдә җиңелмәскә. Төркемдә булган очраклар ул күнекмәләшү генә. Әлбәттә, көчлеләр белән, соңгы этапларда ярышасы килә, әммә беренче урын өчен ярышасың килә икән, син барысын да җиңәргә тиеш, - дип беренче көннең нәтиҗәләрен Россия җыелма командасының баш тренеры Илгар Мамедов чыгара.

Софья Великая финалның 1/32 Украина кызы Елена Кровацкая белән очрашачак, Яна Егорян - Франция вәкиле Манон Брюне белән, Гәлиәкбәрова - Украина спортчысы Ольга Жовнир, һәм бер квалификациядән азат ителгән Россия кызы Екатерина Дьяченко, Кытай кызы Чжан Сюегян белән очрашачаклар.

Көрәшләр 18 июль көне узачак. Шул ук вакытта кылыччылар арасында медальләр уйнатылачак.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте