2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Фехтование буенча дөнья чемпионатында 3 төрле коралда ярышачаклар

Бүген, ягъни 15 июльдә башланган фехтование буенча дөнья чемпионатында 3 төрле коралда ярышачаклар: рапира, кылыч һәм шпага. Ярышлар заллары 40-50 см лы күперчекләрдә урнашкан 9 фехтоваль юллыклар һәм махсус яктырткычлар белән җиһазландырылган (ярышлар Олимпия уеннары системасында үтә). Куперчекләр астында фехтовкалаучылар бер-берсенә ясаган һөҗүмнәр вакытын билгеләү өчен махсус яктырткыч панельләр урнаштырылачак. Бу ярышларны тагы да мавыктыргычрак итәргә тиеш. Шулай ук залда һөҗүмнәрне күрсәтүче һәм иң кызыклы мизгелләрне кабатлаучы 2,5х3,7 м лы 4 цифрлы ян панель куелган.

Халыкара нормалары буенча, ярыш башланыр алдыннан фехтовкалаучылар үзләренең коралларын һәм экипировкаларын күрсәтергә тиешләр. Фехтование җайланмаларын (корал, фехтование костюмы, маска, электрик куртка һәм перчаткалар) тикшерү процедурасы ярыш кагыйдәләре буенча үткәрелә. Һәрбер корал төренең катылыгы, озынлыгы, төзеклелеге, экипировка һәм масканың ныклыгы һәм электрүткәрүчәнлеге (костюм 800 Н кадәр түзәргә тиеш) тикшерелә. Тикшерү визуаль рәвештә, шулай ук махсус приборлар белән дә үткәрелә. Тикшерүдән соң һәрбер коралга һәм экипировкага аерым тамга бирелә һәм ярышларга уздырыла. 
Фехтование буенча дөнья чемпионаты ике объект базасында үтәчәк. Ярышлар Казан Теннис академиясендә, әзерлек күнегүләре Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең спорт залында узачак. Теннис академиясе үзендә башлангыч һәм финал ярышларын уздыручы заллар сыйдыруы белән уңайлы. Ике спорт аренасының да бер бинада урнашуы маршрутларны җайлы итеп төзергә ярдәм итә. 
Дөнья чемпионаты Россиянең спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Әлеге спорт ярышы өчен Россиянең фехтование федерациясе, Татарстанның яшьләр һәм туризм эшләре буенча министрылыгы, “Спорт ярышлары башкарма дирекциясе” КАО җаваплы.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Pgmumiutgo
Видео. Предварительные соревнования ЧМ по фехтованию.