2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дүртле байдаркада ишүчеләр арасында финалга үтүчеләр билгеле булды

Дүртле байдаркада ишүчеләр арасында 1000 метрлы дистанциягә узышларда «кызыксындыру» ярымфиналы үтте. Ярымфинал вакытында тагын 3 юллама уйнатылды. Юлламалар өчен беренче ике квалификация узышында өчлеккә керә алмаган командалар – Чехия, Молдавия, Кыргызстан һәм Австралия спортчылары катнашты.

Big_egor7022

Кыргызстан командасы беренче квалификация узышлары вакытында әздән генә финалга эләкмичә калган иде. Шуңа күрә спортчылар финалга чыгу өчен көрәшкә ныклап әзерләнде. Австралия командасының да җиңү өчен мөмкинлекләре бар иде. Әмма аларның лидеры Джек Мерфи башта ялгыз байдаркачылар арасында беренче өчлеккә керә алмыйча калды. Шуңа күрә сәгать ярым эчендә аңа өч тапкыр узышларда катнашырга туры килде. Кызганычка, уңыш бүген Австралия командасы яклы түгел иде. Беренче 250 метрда уңышлы гына старт алган команда финишка таба артка кала башлады һәм дүртенче урынга гына калды. Финалга булган өч юлламаны Молдавия  командасы (3 мин. 7,16 сек.), икенче нәтиҗә белән финишка килеп җиткән Кыргызстан спортчылары (3 мин. 7,41 сек.) һәм өченче урын алган Чехия командасы (3 мин. 7,54 сек.) үзара бүлеште.

Беренче көн Австралия командасы өчен уңышсыз булып чыкты. Ялгыз байдаркачылар арасында да, дүртле экипажлар арасында да австралиялеләр финалга эләгә алмады. Команда капитаны Джек Мерфига аеруча авырга туры килде. Ул дүрт тапкыр узышты. Ярышлар тәмамланганнан соң Джек һәм аның энесе Аарон шактый кәефсез күренәләр иде.

– Җиңелү һәрвакыт авыр. Әмма без кайгырмыйбыз. Безнең әле класс җитеп бетми икән. Бирегә дә без иң беренче чиратта өйрәнергә дип килдек. Шуңа күрә биредә алган тәҗрибә бик мөһим.

 Сезгә Казан һәм безнең ишкәк ишү каналы ошадымы?

– Шәһәрне без әле юньләп күрергә дә өлгермәдек. Алдагы көннәрдә Казан белән танышырга ниятлибез. Һава торышы бик шәп булды. Сезнең ишкәк ишү каналы да бик ошады.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты