2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россияле Литовка – финалда

Иртәгә Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты кысаларында 1000 метрга ялгыз ишүче ир-ат байдаркачылар арасында җиңүче билгеле булачак. Ә бүген, 29 августта Россия спортчысы Владислав Литовка ярымфинал этабында финалда катнашу хокукын яулады. Аның белән бергә финалга Андреас Диамантис (Кипр) һәм Юрий Младек (Чехия) үтте.

Big__dsc7234

Ярымфиналда Владислав беренче метрлардан ук алга ыргылды, әмма Кипр вәкиле аннан һич кенә дә калышмады. Нәтиҗәдә, ике спортчы финиш сызыгын көндәшләреннән күпкә иртәрәк узды. Өченче урын өчен исә Казахстан вәкиле Денис Дмитриев белән Чехия спортчысы Юрий Младек көрәште. Дмитриев баштан ахыргача диярлек өченче урында баруга карамастан, финиш алдыннан Юрий Младек көндәшен артта калдырды.

Исегезгә төшерәбез, квалификация этабында Томаш Ольшевский (Польша), Карло Сессини (Италия), Джерджели Чезар (Венгрия), Рикардо Некриосиуис (Литва), Алехандро Крессол (Франция ) һәм Вильям Ибраһимов (Үзбәкстан) финалда катнашу хокукын яулаган иде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты