2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казандагы фехтование буенча дөнья чемпионатына спортчылар килүләрен дәвам итә

Иртәгә 15 июль көнне Казан Теннис Академиясе базасында фехтование буенча дөнья чемпионаты башлана. “Казан” Халыкара аэропорты әлеге спорт вакыйгасында катнашучы спортчыларны һәм рәсми делегацияләрне кабул итүче төп капка ролен үти. Хәзерге вакытта кунакларның килүләре дәвам итә. Аларны каршы алучы транспорт хезмәтләре өчен якшәмбе һәм дүшәмбе иң тыгыз көннәр булды. Кичә Казанга 300 гә якын кеше килсә, бүген аэропорт кичкә кадәр тагын якынча 200 спортчыны кабул итүе көтелә.

Дөнья чемпионатында 102 ил катнаша. Казанга берничә көн элек килүчеләр үзләренең каладагы беренче кичерешләре белән уртаклашалар.  Канада җыелмасының  тренеры Стефан Амель  менә нәрсә ди: “Без Казанда инде икенче көн һәм зур түземсезлек белән ярышлар башланганын көтәбез. Безгә монда бик ошый – яшәү шартларыбыз әйбәт,  күнегүләр үткәрә торган залыбыз уңайлы, ярышлар узучы объект менә дигән! Хәзер барысы да яхшы. Медальләр безнең өчен тормышка ашмас әйбер кебек, әммә ул бик әйбәт бүләк булыр иде. Әгәр шулай килеп чыкса, без бик шат булачакбыз! Без әлегә шәһәр белән танышырга  өлгермәдек, ләкин бу атнада андый мөмкинчелек килеп чыгар дип уйлыйм”.

Бразилия командасы тренеры Ивандро Оливейра да аның белән килешә. “Казан бик шәп! Шәһәр бик матур, спортчылар өчен барысы да яхшы көйләнгән. Волонтерларның безгә карата бик ярдәмчел һәм ачык йөзле булулары бик ошый. Без әле берничә көн элек кенә килдек һәм зур түземсезлек белән ярышлар башланганын көтәбез . Безнең команда бик әйбәт һәм без кулдан килгәнчә барысын да эшләячәкбез”, - ди ул.

Фехтование буенча дөнья чемпионатын оештыруда йөзләрчә  волонтер катнаша. 343 ярдәмче “Урнаштыру”, “Килү һәм китү”, “«Телерадиотапшыру”, “Элемтә”, “Культура һәм тантана”, “Тамашачыларга хезмәт күрсәтү”, “Медицина”, “Антидопинг”, “ММЧ белән эшләү”, “Протокол”, “Мәгълүмат өстәлләре”, “Ярыш программасы”, “Транспорт”, “Атташе” һәм башка юнәлешләрдә эшли. “Спортчылар белән бергә эшләгәндә, син башка моһиткә эләгәсең, тормыш авырлыклары һәм көнкүреш проблемалары турында онытасың. Алар белән аралашу, аларны күнегүләр вакытында күзәтү миңа бик ошый. Төрле илләрдә спортчыларны ничек әзерләүләре дә кызыклы. Кайбер делегацияләрнең үз массажисты, тренерлары һәм тәрҗемәчеләр штаты бар, кайберләре исә “тренер-спортчы” составы белән генә килә. Һәрберсе белән аралашу – яңа һәм кызыклы тәҗрибә”, - дип уртаклаша үзенең кичерешләре белән волонтер Рустам Имамов.

Исегезгә төшерәбез, волонтерлар командасы 15 көн эшләячәк. Үзенең масштабы, спортчылар әзерлеге, дәвамлылыгы һәм ярыш программасының тулылыгы буенча фехтование буенча дөнья беренчелеге Универсиададан сонгы иң зур спорт вакыйгаларының берсе булыр дип көтелә. 

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте

Tvok11us1k
Видео.Прибытие спортсменов на Чемпионат мира по фехтованию