2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дүртле экипажлар арасында квалификация ярышлары үтте

Ир-атлар арасында дүртле байдаркаларда ишүчеләр 1000 метрлы дистанциядә квалификация ярышлары үткәрде. Беренче узышта Белоруссия, Венгрия, Австралия, Молдавия һәм Украина командалары катнашты. Белоруссия командасы (Павел Медведев, Андрей Царикович, Андрей Калоска, Виталий Бялко) беренче метрлардан ук башкаларны артта калдырды һәм финишка кадәр беренчелекне бирмәде.

Big_egor6803

Нәтиҗәдә, белоруслар өч минуттан да тизрәк ишеп, бик яхшы вакыт күрсәттеләр – 2 минут 57,96 секунд. Венгрия белән Украина командалары икенче һәм өченче урыннарны үзара бүлешеп, турыдан-туры финалга чыгучы беренче өчлек исемлеген төгәлләделәр. Австралия белән Молдавия командалары алардан шактыйга калышып кына финалга килеп җитте.

Икенче квалификация узышында да фаворитлар беренче секундлардан соң ук ачыкланды. Польша командасы (Павел Шандрач,Ю Мируш Куйавски, Марчин Никовски, Рафал Марон) белән  Россия командасы (Владислав Литовка, Николай Чернов, Руслан Мамутов һәм Олег Жестков)  беренче һәм икенче урыннар өчен көрәште. Беренчелеккә әле бер команда, әле икенчесе чыга торды. Финишка җиткәндә генә Польша спортчылары бераз көчлерәк булып чыкты. Польша командасының нәтиҗәсе  – 2 минут 56,34 секунд, ә Россия командасыныкы – 2 минут 56,53 секунд. Әлеге ике команда һәм өченче урынга чыккан Италия командасы (3 мин. 4,27 сек.) дүртле байдаркалар арасында 1000 метрлы дистанциянең финалында очрашачак. Бишенче урында исә Кыргызстан командасы. Алар италиялеләрдән бераз гына калышып, финалга эләкми калдылар.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты