2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанга фехтование буенча Дөнья чемпионатына 102 илдән спортчы килә

Казанда фехтование буенча Дөнья чемпионатына катнашкан спортчыларның тренировкалары башланды. Чемпионат Теннис академиясе базасында 15 июльдән 23енә кадәр үтәчәк. Биредә 102 илдән спортчы катнашачагы билгеле инде. Хәзерге вакытта Казанга 54 илдән вәкил – Бразилия, Гватемала, Шри-Ланка, Куба, Словения, Марокко, Чили, Грузия, Үзбәкстан, Тайланд, Хорватия, Яңа Зеландия һәм башка илләрдән спортчылар килде. Чемпионат ярышларына алар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе комплексының спорт залларында әзерләнәләр. Теннис академиясендә исә планетаның иң көчле фехтовкалаучыларны кабул итәр өчен соңгы әзерлек эшләре бара.

Академия инфраструктурасында барлык нәрсәләргә, мөһимлеген аңлап, вак-төяк саналган әйберләргә дә әһәмият бирелгән. Бу архитектура, дизайн һәм технологик яктан бербөтен булган ультразаманча спорт корылмасы. Спорт корылмасында алдан ярышлар үткәрү өчен дә, шулай ук финал ярышларына да заллар махсус эшләнгән. Турнирда Халыкара фехтование федерациясеннән 42 һәм төрле категориядәге 79 судья хезмәт күрсәтәчәк.

Чемпион титулы өчен көч сынашырга планетаның иң көчле фехтование осталары киләчәк, алар арасында - олимпиада уеннары, Дөнья һәм Европа чемпионнары.  

- Юлия Беляева (Эстония, шпага) – индивидуаль турнирда 2013 елда дөнья чемпионы. 2012 һәм 2013 елларда фехтование буенча Европа чемпионы һәм бронза призеры. 

- Николай Новоселов (Эстония, шпага) – шәхси беренчелектә 2010 һәм 2013 елларда ике тапкыр дөнья чемпионы. 2012 елда шәхси беренчелектә Европа чемпионаты көмеш призеры.    

- Арианна Эрриго (Италия, рапира) – команда ярышларында 2012 елгы Олимпиада уеннары чемпионы, шәхси ярышларда көмеш призеры,өч тапкыр дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Европа чемпионы, ике тапкыр Дөнья кубогы иясе.      

- Вениамин Решетников (Россия, кылыч) – күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы. 

-  Николай Ковалев (Россия, кылыч) – Лондондагы 2012 елгы җәйге Олимпиада уеннары көмеш призеры, күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы. 

- Яна Шемякина (Украина, шпага) – шәхси беренчелектә 2012 елгы олимпиада чемпионы, Украинаның атказанган спорт мастеры.   

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте