2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Фехтование буенча Дөнья чемпионаты кысаларында 343 волонтер эшләячәк

Фехтование буенча дөнья чемпионатын оештыруда берничә йөз волонтер катнашачак. Үз теләкләре белән килгән 343 ярдәмче “Урнаштыру”, “Килү һәм китү”, “Телерадиотапшырулар”, “Коммуникациияләр”, “Мәдәният һәм тантаналар”, “Тамашачылар өчен хезмәтләр күрсәтү”, “Медицина белән тәэмин итү”, “Антидопинг”, “ММЧ белән хезмәттәшлек итү”, “Беркетмә”, “Мәгълүмат такталары”, “Спорт программасы”, “Транспортировка”, “Атташе” һәм башка юнәлешләрдә эшләр башкарачаклар. “Спорт программасы” юнәлешендә волонтерлар булып Республиканың фехтование буенча Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары эшләячәк.

Big_tc1a0772

15-23 июльдә Казан теннис академиясендә узачак чемпионатта чит шәһәрләрдән килгән волонтерлар да булачак. Свердловск, Киров, Новосибирск, Самара, Саратов өлкәләреннән, Пермь краеннан, Башкортостан Республиксыннан һәм Мәскәү шәһәреннән 80 кеше халыкара ярышларда катнашу тәҗрибәсе ала һәм спорт мәйданчыгында эшләр оештыруда (төбәкләрдән делегацияләр составында 58 яшь спортчы килә), медицина хезмәте күрсәтүдә ярдәм итәчәкләр, тамашачылар өчен хезмәтләр күрсәтәчәкләр, тапшырулар һәм журналистлар өчен сервислар әзерләячәкләр һәм бүтән эшләр башкарачаклар.

Ирекле ярдәмчеләрне әзерләү апрельдә үк башланды – 2014 елның язгы-җәйге чараларына кандидатлар җыю кысаларында аларга Фехтование буенча дөнья чемпионатында да катнашырга тәкъдим ителде. Гадәти мотивацияләрдән, аралаша белүдән, командада эшли белүдән, активлылыктан һәм стрессларга чыдамлылыктан тыш, кандидатларны сайлап алуда иң мөһим критерийларның берсе – чит телләр – инглиз, француз, испан телләрен һәм башка телләрне белү булды. 11 июльдә беренче ярдәмчеләр үзләренең волонтерлык бурычларын башкаруга керештеләр – “Килү һәм китү”, “Атташе”, “Урнаштыру” һәм “Мәгълүмат такталары” юнәлешләрендә эшли башладылар.

Волонтерлар командасы 15 көн эшләячәк – күләме, спортчылар дәрәҗәсе, дәвамлылыгы һәм программаның тыгызлыгы ягыннан әлеге чемпионат Универсиада йомгаклары буенча Казанда узган иң зур вакыйгаларның берсе булачак.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте