2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дөнья чемпионатында беренче ярымфиналга чыгучылар билгеле булды

Казанның Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә үтүче студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты байдаркада ишүче ир-аталарның 1000 метрлы дистанциядәге узышлары белән башланып китте. Байдаркада ишүчеләр ярымфиналга һәм финалга чыгу өчен беренче юлламалар өчен көч сынашты.

Big_egor6742

Байдаркада ялгыз ишүчеләр арасындагы 1000 метрга квалификация ярышларында Польша спортчысы Томаш Ольшевский (3 мин. 36,3 сек.) җиңде. Бу нәтиҗәсе белән ул финалда чыгыш ясау хокукы да алды Аннан бераз гына калышып, икенче урында венгр Джерджели Чезар (3 мин. 39,77 сек.) килде. Өченчедә – италияле Карло Сессини (3 мин. 38,71 сек.). Алар икесе дә поляк белән финалда очрашачак. Россияле Владислав Литовка дүртенче булып финишка килеп җитте. Ул 5-7 урыннарда квалификация ярышларын төгәлләгән Юрий Младек (Чехия), Андреас Диамантис (Кипр) һәм Александр Парол (Кыргызстан) белән ярымфинал ярышларында көч сынашачак.

Квалификация ярышларының икенче узышында Үзбәкстан, Литва, Австралия, Сербия, Франция, Бразилия һәм Казахстан спортчылары көч сынашты. Беенче 500 метрны ишүчеләр бер дәрәҗәдә үтте. Нәтиҗәдә, ярышларның фавориты булган спортчыларның киләчәге өчен борчылу зур булды. Соңгы 200 метрда Литва спортчысы Рикардо Некриосиуис алга ыргылды һәм барлык көндәшләрен дә артта калдырып, бренче булып финишка килеп җитте. Аның нәтиҗәсе – 3 минут 40,91 секунд. Икенче-өченче урыннарны француз Алехандро Крессол (3 мин. 43,5 сек.) һәм Үзбәкстан спортчысы  Вильям Ибраһимов (3 мин. 44,5 сек.) бүлештеләр. Финал ярышларына калган юлламалар өчен Фернандо Арруда Мотта (Бразилия), Денис Дмитриев (Казахстан), Джэк Мерфи (Австралия) һәм Павле Йованов (Сербия) көрәшәчәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты