2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Байдаркада ишүчеләр дөнья чемпионатының беренче узышларын үткәрәләр

Казанның Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә үтүче студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының беренче көне башланып китте. Ярышлар программасы байдаркада ишүчеләр арасындагы узышлар белән башлана.

Стартка байдаркада ишүче ир-атлар чыгачак. Алар үзара квалификация узышлары үткәрә. Башта Кабан күлендә байдаркада ялгыз ишүчеләр ярышачак. Алар 1000 метрлы дистанциядә ярымфиналга чыгу өчен көч сынашачак. Соңрак шушындый ук дистанциядә дүртле экипажлар ярышачак.

Көннең икенче яртысында 500 метрлы дистанцияләрдә ярышлар башлана. Байдаркада ишүче ир-атлар ялгыз һәм икеле көймәләрдә көч сынашачак.

Россия җанатарлары бәхетенә һәр дистанциядә дә безнең спортчылар чыгыш ясаячак. Алар арасында ялгыз чыгыш ясаучы Владислав Литовка һәм Кирилл Люпинов, дртле көймәдә ярышучы Владислав Литовка, Николай Чернов, Руслан Мамутов, Олег Жестков һәм байдаркада ишүчеләр дуэты Игорь Бак белән Руслан Мамутов бар.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты