2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада уздыру Казан икътисадына 10,8 млрд сум китерде

Бу көннәрдә Россиянең спорт башкаласы Казан халыкара спорт вакыйгаларының берсе - XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарын уздырганга бер ел була. Универсиада бөтен дөньяга шаулады һәм Казанга, тулаем илгә игътибарны арттырды. Татарстан республикасының Министрлар кабинетында Казанның үсешенә әлеге ярышларның социаль-экономик эффектына багышланган брифинг булып узды. Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры Азат Кадыров һәм Татарстандагы PwC Идарәчесе урынбасары Михаил Носов катнашты.

Big_dsc_1039

Рафис Борһанов Универсиадада 7980 спортчы, 160 илдән 3798 рәсми зат (11778) катнашуын искә төшереп узды. Уеннарда 351 комплект медаль уйнатылды. 70 ил 1165 медаль иясе булды,  аларның 292 сен Россия спортчылары яулады.

«Проектка карата кызыксыну  Уеннарның беренче көннәрдә үк үсте. Уеннар барышында Казанга 150 меңнән артык кунак һәм турист килде, спорт чараларында 800 мең тирәсе тамашачы булды. Универсиада телеаудитория буенча да рекорд куйды – трансляцияләрне 3 млрд. кеше карады», – дип сөйләде министр.

Big_dsc_1022

Ул әлеге проектны әзерләүдә бик күп сандагы кешеләрнең, җитди профессиональ команда тырышлыгы ятуын искәретеп узды. Әлеге чарага әзерлек кысаларында 60 мең (57,5 мең) эш урыны булдырылды. Универсиадага әзерлек вакытында мәсьәләләрне тиз арада хәл итү максатында төрле функциональ юнәлешләрдә 17 эш төркеме булдырылды.

«Уеннарга төзелгән барлык спорт корылмалары да тулысынча эшли, алар алдан ук йөрергә уңайлы булсын өчен уку йортларына һәм торак йортларга якын итеп салынган иде», - диде министр. Аның сүзләренчә, объектлар шәһәр халкы өчен арзан гына бәягә хезмәт күрсәтә, ул да халыкның физик культурага һәм спортка карата кызыксынуын арттырган. 2008 елда әлеге күрсәткеч 19,1% булса, 2014 ел башында 33% ка җиткән.

Объектлар физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен махсус җиһазланган булганга күрә, Татарстан республикасында спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүчеләрнең саны 2014 ел башында 8% ка кадәр үскән, 2009 елда ул 2,8 % булган.

Яңа объектларда профессиональ балалар-яшүсмерләр мәктәпләре урнашкан. Бүгенге көндә республиканың шундый 163 мәктәбендә 88463 бала шөгыльләнә. Бу республиканың укыту-белем бирү учреждениеләрендәге укучыларның гомуми санының 24%ы.

Big_dsc_1027

Универсиада студентлар спорты үсешенә яхшы этәргеч бирде.18 югары технологияле спорт объекты Казанның югары уку йортларына бирелгән. Республика вузлары һәм спорт мәктәпләре спорт җиһазлары кабул итеп алды. 2008 елдан алып 2013 елга кадәр республикада спорт белән даими шөгыльләнүче студентларның саны  21,5% тан 71,7% ка кадәр үскән. Төбәктә   футбол, хоккей, баскетбол һәм волейбол буенча студентлар лигалары барлыкка килде. Республиканың 27 вузында 48 урта һөнәри белем бирү йортларында спортның әлеге төрләре буенча студентлар командалары барлыкка килде.  Республикада 2011 елдан  студентларның спорт клублары эшли, хәзерге вакытта алар - 14.  

Рафис Борһанов  Универсиаданың шәһрне генә түгел, аның халкының да уйлау, фикерләү рәвешен, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтен үзгәртте.  Казан федераль университеты белән бергә уздырылган социологик тикшеренүләр буенча, сораштыруда катнашучыларның 88% ы Универсиаданың физик культура һәм спорт белән шөгылҗләнү өчен стимул булуын әйтте.  

2013 елгы Универсиаданың Партнеры һәм Рәсми рәвештә профессиональ хезмәт күрсәтүче уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсен Азат Кадыров җиткерде. Аның сүзләренчә,  Уеннар оештыру Казан икътисадына 10,8 млрд сум өстәмә керем китергән.  

Турыдан-туры  икътисади эффект  6,2 млрд сумнан гыйбарәт. Турыдан-туры булмаган  икътисади эффект - 4,6 млрд сум. Бу беренче чиратта Универсиада кунакларына хезмәт күрсәтүче шәһәрдәге предприятиеләрнең өстәмә кереме.

Кунакханә һәм рестораннарның өстәмә кереме 2 млрд. сумнан гыйбарәт булды. Ул әлеге вакыт аралыгындагы уртача керемнең 33% ы.

 Профессиональ хезмәтләр өлкәсендә оештыру (мәдәни чаралар, реклама кампанияләре, конкурслар оештыру, Уеннар өчен фото, видео, электрон һәм  басма материаллар әзерләү) өлкәсендә тагын да күбрәк керем алдылар  – 2,8 млрд сум (46%).

«Шәһәр башка төрле файда да алды  – транспорт инфраструктурасы үсеше, заманча корылмалар төзелеше, туристлар һәм бизнес өчен шәһәрнең күркәмлеген арттыру. Казан спорт аренасында таныла торган шәһәргә әверелде», – диде Азат Кадыров.

Big_dsc_1062

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

M4go6pjcrc
Видео. Брифинг в Кабинете Министров Республики Татарстан.