2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Спорт проектлары дирекциясе Роналд Макдоналд йорты белән хезмәттәшлек итәчәк

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО вәкилләре генераль директор Азат Кадыров җитәкчелегендә, 3 июльдә Казандагы Роналд Макдоналд йортында булды. Роналд Макдоналд йорты ТР Сәламаәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә ятып дәваланучы балалары булган гаиләләр өчен чын-чын "йорттан ерактагы йорт". Проектның максаты - балалары хастаханәдә дәваланучы ата-аналарга конфортлы яшәү шартлары тудыру. Әлеге проект озак вакыт хастаханәдә ятып дәваланучы балаларның психологик һәм социаль проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә. 2012 елның 28 августында "Роналд Макдоналд йорты" Хәйрия фонды Россиядәге беренче йортын Казанда төзү эшләрен бешлап җибәрде, 2013 елның 10 июлендә ул тантаналы рәвештә ишекләрен дә ачты.

 

Big_dsc_0894

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Рәсми партнеры булган «Компания «Макдоналдс» бик мөһим проектны тормышка ашыра, Роналд Макдоналд йортында балаларга сәламәтлекләрен ныгытыр, ә әти-әниләренә аларны тәрбияләр өчен бар шартлар да тудырылган. Без бүген перспективалы хезмәттәшлек турында килештек - без хәйрия фондына акча җыюда булышачакбыз, бирегә балалар белән аралашыр өчен танылган спортчыларны, спорт функционерларын чакырачакбыз, эш турында сөйләп кенә калмаячакбыз, аны һичшиксез гамәлдә дә күрсәтәчәкбез, – диде Азат Кадыров.

Big_dsc_0907

Дирекция вәкилләре өчен кунакхакә буйлап экскурсия оештырдылар, ул Республиканың балалар клиник хастаханәсе территориясендә 2 000 кв. м. мәйданлы җир участогы биләп тора. «Роналд Макдоналд йорты»  24 йокы бүлмәсеннән, кунак бүлмәсеннән, балалар өчен һәм яшүсмерләр өчен уен бүлмәләреннән, компьютер классыннан, кухня, ашханә, кер юу бүлмәсеннән, санузеллардан, административ бүлмәләрдән, шулай ук кунакларны кабул итү һәм теркәү зонасыннан тора. Кунакханәнең беренче каты  (шул исәптән 4 йокы бүлмәсе) физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әзерләнгән. Территориядә махсус җиһазланган балалар мәйданчыгы бар.

Big_dsc_0882

«Роналд Макдоналд йорты» ел саен 600 дән артык гаилә кабул итәчәк. 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Iq6ahsuykg
Видео. Дом Рональда Макдональда