2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанга Фехтование буенча дөнья чемпионатына планетаның иң көчле спортчылары киләчәк

2014 елның 15 июленнән 23 июленә кадәр Казан янә эре халыкара спорт форумы - Фехтование буенча дөнья чемпионаты кабул итә. 100 илдән 800 дән артык спортчы килер дип планлаштырыла (традицион рәвештә әлеге беренчелектә 170 команда катнашачак). Ярышлар өч төрле корал кулланып узачак - рапира, шпага һәм кылыч. Хәзерге вакытта анда катнашу өчен заявкалар кабул ителә.

Ярышлар Татарстан башкаласының иэ эре спорт объектларының берсендә - Казанның Теннис академиясендә узачак, аның инфраструктурасы бар нечкәлекләренә кадәр уйланылган.  Ул архитектура, дизайн һәм технологик күзлектән чыгып караганда ультразаманча спорт объекты. спортчылар якында гына - Халыкара мәгълүмат үзәге спорт залында тренировкалар уза ала. Халыкара һәм Россия фехтование федерацияләре вәкилләре әйтүенчә,  Теннис академиясе бик уңайлы: бер үк объект эчендә беренчел ярышлар өчен дә, финал ярышлары өчен дә заллар бар. Турнирга төрле категориядәге 42 халыкара  судья һәм 79 илкүләм судья хезмәт күрсәтәчәк. 

Чемпион титулы өчен көч сынашырга планетаның иң көчле фехтование осталары киләчәк, алар арасында - олимпиада уеннары, Дөнья һәм Европа чемпионнары.  

- Юлия Беляева (Эстония, шпага) – индивидуаль турнирда 2013 елда дөнья чемпионы. 2012 һәм 2013 елларда фехтование буенча Европа чемпионы һәм бронза призеры. 

- Николай Новоселов (Эстония, шпага) – шәхси беренчелектә 2010 һәм 2013 елларда ике тапкыр дөнья чемпионы. 2012 елда шәхси беренчелектә Европа чемпионаты көмеш призеры.    

- Арианна Эрриго (Италия, рапира) – команда ярышларында 2012 елгы Олимпиада уеннары чемпионы, шәхси ярышларда көмеш призеры,өч тапкыр дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Европа чемпионы, ике тапкыр Дөнья кубогы иясе.      

- Вениамин Решетников (Россия, кылыч) – күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы. 

-  Николай Ковалев (Россия, кылыч) – Лондондагы 2012 елгы җәйге Олимпиада уеннары көмеш призеры, күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы. 

- Яна Шемякина (Украина, шпага) – шәхси беренчелектә 2012 елгы олимпиада чемпионы, Украинаның атказанган спорт мастеры.   

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты