2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

IWF җитәкчелеге Казандагы Авыр атлетика буенча дөнья беренчелеген оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде

IWF Халыкара авыр атлетика федерациясе президенты Тамаш Аян Татарстанга, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһановка яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеген оештыруда булышлыгы өчен олы рәхмәтен җиткерде.

«Конгресс һәм ярышлар югары прфессиональ дәрәҗәдә оештырылган иде, һәм алар җылы, дустанә атмосферада узды.  Узган ярышлар тагын бер мәртәбә Россиянең әлеге спорт төрендәге позициясе бик көчле, яшь спортчыларның да потенциалы яхшы икәнлеген күрсәтте. Без сезне яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз», - диелә министрга адресланган хатта.

Исегезгә төшерәбез, 20 яшькәчә булган яшүсмерләр арасындагы авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге Казанда 21-28 июньдә узды. Россиянең ир-атлар җыелма командасы ярышларда 3 алтын һәм бер бронза медаль яулады. Артем Окулов, Алексей Косов һәм Антоний Савчук чемпион булып калды. Хатын-кызлар 5 медаль отты – 3 алтын, берәр көмеш һәм бронза.   Диана Әхмәтова, Ксения Максимова һәм Лариса Кобелева чемпион булды. 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты