2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Спорт журналисты көне белән!

Бүген, 2 июльдә бөтен илнең спорт журналистлары профессионал бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

1924 елның 2 июлендә Парижда Халыкара конгресста спорт матбугаты вәкилләре Халыкара спорт матбугаты ассоциациясе дигән профессиональ оешма булдыру турындагы фикергә килде - бүген ул йөз иллеләп милли союзны берләштерә. Ассоциациядә дөньяның 130 дәүләтенең спорт журналистлары илкүләм берләшмәләре член булып тора. Ул халыкара матбугат, спортчылар, партнер-компанияләр арасында арадашчы булып тора, яшь журналистлар өчен җыелышлар һәм семинарлар оештыру белән шөгыльләнә.  

Россиядә спорт ММЧ вәкилләренең илкүләм берләшмәсе - Россиянең спорт журналистлары федерациясе бар. Федерациянең төп максатлары - спорт журналистикасын үстерү,  физик культураны, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен  пропагандалау, спорт журналистикасы ветераннарына ярдәм итү. 

Спорт проектлары башкарма дирекциясе коллективы чын күңеленнән спорт тормышы белән миллионлаган җанатарларны таныштырып торучы журналистларны котлый. Без Сезгә хезмәттәшлек һәм булышлыгыгыз, спорт үсешенә карата объектив карашыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез, сезгә яхшы яңалыклар, матур кичерешләр, яңа һөнәри җиңүләр телибез!  

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты