2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Георгий Купцов Казандагы дөнья беренчелегендә бронза яулады

Казанда юниорлар арасында Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенең йомгаклау көне бара.

Big_dsc_0184

Россия авыр атлетчысы Георгий Купцов  105 кг га кадәрге авырлык категориясендә этү күнегүендә бронза медаль яулады. Ул ахыргача ике күнегү суммасы буенча медальгә дәгъва итсә дә призерлар сызыгында калды. Җиңүгә Белоруссиядән Ричард Куровский иреште.

 «Ыргылу» күнегүе

1. Ричард Куровский, Белоруссия – 177 кг

2. Леонид Кубышковский, Украина – 173 кг

3. Валид Бидани, Алжир – 170 кг

4. Георгий Купцов, Россия – 168 кг

  «Этү» күнегүе

1. Ярослав Павел Саморай, Польша – 208 кг

2. Ричард Куровский, Беларусь – 201 кг

3. Георгий Купцов, Россия – 200 кг

Big_dsc_0065

 Гомуми сумма

1. Ричард Куровский, Беларусь – 378 кг

2. Ярослав Павел Саморай, Польша – 373 кг

3. Леонид Кубышковский, Украина – 373 кг

… 5. Георгий Купцов, Россия – 368 кг

Big_dsc_0324

 - Соңгы ярышларда мин өстәдем, ләкин нәтиҗәләрем беллән бик үк канәгать түгел. Тренерлар да канәгать түгелдер дип уйлыйм. Этүдәге бронза чыгыш буенча кичерешләремне баса алмаса да, хет ниндидер медаль дип үземне тынычландырам. Беренчелек башында күбрәккә өмет иткән идем, - диде Купцов. 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты