2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ксения Максимова Казандагы дөнья беренчелегендә Россия җыелмасына икенче алтын медаль китерде

Казанда яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья чемпионатының бишенче ярыш көне бара.

Big_egor1644

Россияле Ксения Максимова 69 кг га кадәрге авырлык категориясендә дөнья беренчелеге җиңүчесе булды. Максимованың дөнья беренчелегендә икенче мәртәбә җиңүе, 2013 елда ул 58 кг га кадәрге авырлык категориясендә җиңү яулаган иде. Ахыргача көмешкә тагын бер Россия спортчысы Ани Саргсян дәгъва иткәе иде, ләкин ул кытай спортчысы   Жан Лины уздыра алмады.

 «Ыргылу» күнегүе

1. Ксения Максимова, Россия – 107 кг

2. Нейси Патрисия Дайомес Баррера, Эквадор – 101 кг

3. Ани Саргсян, Россия – 100 кг

  «Этү» күнегүе

1. Жан Ли, Кытай – 128 кг

2. Ксения Максимова, Россия – 127 кг

3. Ани Саргсян, Россия – 126 кг

Гомуми сумма

1. Ксения Максимова, Россия – 234 кг

2. Жан Ли, Кытай – 228 кг

3. Ани Саргсян, Россия – 226 кг

Big_egor1777

- Мин бик күп шөгыльләндем. Җыелма табибларына һәм тренерларга зур рәхмәт. Безгә менә дигән шартлар тудырдылар. Җиңәрмен дип уйламаган идем, чөнки үзем 63 кг гына булсам да 69 кг га кадәрге авырлык категориясендә көч алыштым, - диде Максимова.  - Трибуналарның теләктәшлеген тою бик рәхәт булды. Казан бик ошады. мин Яшел Үзәндә җыеннарда катнашам, шуңа күрә сезнең шәһәрегездз еш булам, - диде ул.  

 - Беренче урынны яулыйсы килгән иде дә бит, булмады шул. Бу миңа сабак булачак, алга таба тырышыбрак шөгыльләнәчәкмен. Бүген күтәрә алмаган 135 кг лы штанганы минем күп тапкырлар күтәгән бар. Күтәргән булсам - беренче була идем. Икенче елны һичшиксез җиңәчәкмен, - диде Ани Саргсян. - Казанда барысы да бик яхшы оештырылган. Барысы да матур. Перуда бер ел элек шулай ук яхшы булган иде, ләкин биредә әйбәтрәк.  

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

0e024rmej4
Видео. Ксения Максимова на первенстве мира в Казани.