2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Светлана Деминаның чираттагы җиңүе

Татарстанның танылган спортчысы – атучы Светлана Демина «скит» күнегүендә Россия кубогының 13 этабында җиңү яулады. Ярышлар Сургут шәһәрендәге «Бөркет» ату комплексында узды.

Шулай ук Татарстан вәкиле Анна Митяшова, Сидней Олимпиадасының көмеш призерыннан 3 баллга калышып (100 дән 92), икенче урынны яулады. Светлана Демина 100 мишеньнән 95кә төз атты.

Исегезгә төшерәбез, Светлана Демина 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың беренче факел йөртүчесе булды.

Шуны да әйтергә кирәк, 4 сентябрьдә Казанда Студентлар арасында ату буенча дөнья чемпионаты башланачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты