2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Авыр атлетчы Петров Казандагы дөнья беренчелегендә - дүртенче

Казанда юниорлар арасында уздырыла торган авыр атлетика буенча дөнья чемпионатының өченче ярыш көне тәмамланды.

Big_dsc_8505

Казанда юниорлар арасында уздырыла торган авыр атлетика буенча дөнья чемпионатының өченче ярыш көне 69 кг авырлык категориясендәге егетләр чыгышы белән тәмамланды. Сергей Петров  "ыргылу" күнегүләрендә бронза медаль яулады. Россияле 142 кг лы штанга күтәрде, ул бары тик кытайлы  Чен Фей Янудан һәм Тунис спортчысы  Карем Бен Хниадан гына калышты. Петров ярышлар ахырына кадәр бронзага дәгъва итте, ләкин "этү" күнегүләре буенча аны  Казахстаннан Альберт Линдер узып китте. Алтын медальне Бен Хниа яулады.

 

Big_dsc_8509

«Ыргылу» күнегүләре

1. Чен Фей Ян, Кытай – 146 кг

2. Карем Бен Хниа, Тунис – 145 кг

3. Сергей Петров, Россия – 142 кг

... 5. Тимур Малигов, Россия - 137 кг

  «Этү» күнегүләре

1. Карем Бен Хниа, Тунис – 173 кг

2. Альберт Линдер, Казахстан – 173 кг

3. Чен Фей Ян, Кытай – 171 кг

... 5. Сергей Петров, Россия - 170 кг 

... 10. Тимур Малигов, Россия - 162 кг

Гомуми сумма

1. Карем Бен Хниа, Тунис - 318 кг

2. Чен Фей Ян, Кытай - 317 кг

3. Альберт Линдер, Казахстан – 313 кг

... 4. Сергей Петров, Россия - 312 кг

... 6. Тимур Малигов, Россия - 299 кг

Big_dsc_8685

«Дүртенче блуыма гарьләнәм.  Мин бу стартка бик озак килдем. Аздан гына җиңми калдым. Мин алга таба барачакмын, уңышсызлыкка очрау минем рухымны гына ныгыта», -  диде Сергей Петров.

Сишәмбе көнне 63 кг авырлык категориясендә - кызлар һәм 77 кг га кадәр авырлык категориясендә егетләр медальләр өчен көч сынашачак. Россия өчен  Диана Әхмәтова һәм Виктор Гетц чыгыш ясаячак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты