2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия авыр атлетчысы Казандагы Дөнья беренчелегендә иң яхшылар бишлегенә керде

Светлана Ершова Казандагы Дөнья беренчелегендә 58 кг га кадәрге авырлык категориясендә иң яхшылар бишлегенә керде.

Россия авыр атлетчысы Светлана Ершова Казандагы юниорлар арасындагы дөнья беренчелегенең өченче көнендә 58 кг га кадәрге авырлык категориясендә бишенче булды. Ыргылып күтәрүдә Ершова 92 кг лы штанга күтәрде һәм бишенче нәтиҗә күрсәтте, этеп күтәрүдә ул дүртенче булды, ләкин ул аңа барыбер гомуми таблицада өскә күтәрелергә ирек бирмәде. Икенче Россия спортчысы  Ирина Баймулкина 8 урынны яулады.

  «Ыргылу» күнегүе

1. Суканья Срисурат, Тайланд – 99 кг

2. Рим Ун Сим, Төньяк Корея – 97 кг

3. Йенни Фернанда Алварес Кайседо, Колумбия – 94 кг

… 5. Светлана Ершова, Россия – 92 кг

… 10. Ирина Баймулкина, Россия – 85 кг

  «Этү» күнегүе

1. Йенни Фернанда Алварес Кайседо, Колумбия – 119 кг

2. Суканья Срисурат, Тайланд – 119 кг

3. Лью Льюин, Китай – 118 кг

… 4. Светлана Ершова, Россия – 115 кг

… 8. Ирина Баймулкина, Россия – 105 кг

Гомуми сумма

1. Суканья Срисурат, Тайланд – 218 кг

2. Йенни Фернанда Алварес Кайседо, Колумбия – 213 кг

3. Рим Ун Сим, Төньяк Корея – 212 кг

… 5. Светлана Ершова, Россия – 207 кг

… 8. Ирина Баймулкина, Россия – 190 кг.

«Призга эләгәсе килгән иде. Мин былтырга чемпионга караганда яхшырак чыгыш ясадым. Ягъни мондый нәтиҗәләр белән мин былтыргы дөнья беренчелегендә җиңү яулаган булыр идем, быел - бишенче генә. Күңел төште бераз. Мин андый нәтиҗәләр көтмәгән идем. Нәтиҗәләр биш тапкырга артыграк быел», - диде Светлана Ершова.

Спортчы беренчелекнең бик югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте: «Барысы да яхшы, кызык итеп оештырылган. Миңа барысы да ошады».

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты