2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенең икенче көне тагын бер рекорд китерде

Колумбияле Луис Хавьер Лозано Москера 62 кг га кадәрге авырлык категориясендә дөнья рекорды куйды.

Big_egor0787

Казанда барган юниорлар арасындагы Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенең икенче көне колумбия спортчысы Луиса Хавьера Москера Лозаноның җиңүе белән төгәлләнде. Ул "этү" һәм "ыргылу" күнегүләрендә кытайлы Мо Енсянны һәм Тунис вәкиле Маруан Уэртанны артта калдырып беренчелекне алды. Москера Лозано алдагы чыгышларына караганда ике килограммга авыррак күтәреп, юниорлар арасында дөнья рекорды куйды. 

 «Ыргылу» күнегүе

1. Луис Хавьер Лозано Москера (Колумбия) – 137 кг

2. Мо Енсян (Кытай) – 136 кг

3. Маруан Уэртани (Тунис) – 121 кг

  «Этү» күнегүе

1. Луис Хавьер Лозано Москера (Колумбия) – 165 кг

2. Мо Енсян (Кытай) – 161 кг

3. Маруан Уэртани (Тунис) – 154 кг

Гомуми сумма

1. Луис Хавьер Лозано Москера (Колумбия) – 302 кг (дөнья рекорды)

2. Мо Енсян (Кытай) – 297 кгг

3. Маруан Уэртани (Тунис) – 275 кг

Дүшәмбе, 23 июньдә, Казанда Россиянең авыр атлетлары чыгыш ясый башлый. Ир-атлар арасында -  69 кг, хатын-кызлар арасында 58 кг  авырлык категориясендә медальләр уйнатылачак.  

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты