2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кытай җыелмасы авыр атлетлары Казандагы Дөнья беренчелегендә тагын бер алтын яулады

Казанда яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенең икенче көне бара.

Казанда барган яшүсмерләр арасындагы авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенең икенче көнендә 53 кг га кадәрге авырлык категориясендә кытайлы Ву Линьян беренче ыргылышта ук 93 кг ны күтәреп лидерлык яулады. Гомумми суммада бронза өчен көрәш киеренке булды. Индонезия вәкиле Сиара Ангграинига "этү" күнегүендәге уңышы медаль китерде. 

 «Ыргылу» күнегүе

1. Ву Линьян (Кытай) – 97 кг

2.  СопитаТанасан (Тайланд) – 88 кг

3. Сиара Ангграини (Индонезия) – 83 кг

  «Этү» күнегүе

1. Ву Линьян (Кытай) – 110 кг

2. СопитаТанасан (Тайланд) – 107 кг

3. Сиара Ангграини (Индонезия) – 104 кг

Гомуми сумма

1. Ву Линьян (Кытай) – 207 кг

2. СопитаТанасан (Тайланд) – 195 кг

3. Сиара Ангграини (Индонезия) – 187 кг

Беренчелекнең беренче көнендә Кытайга  алтын медальне  ыргылуда 48 кг га кадәрге авырлык категориясендә Ченджи Вай китерде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты