2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яшь авыр атлетчылар Казандагы Дөнья беренчелегендә беренче рекордларын куйды

Вьетнам авыр атлетчысы Казандагы Дөнья беренчелегендә ике дөнья рекорды куйды.

Big_dsc_7891

Яшь авыр атлетчылар Казандагы Дөнья беренчелегендә беренче рекордларын куйды. Аның авторы - Вьетнам авыр атлетчысы Ким Туан Тач, ул ир-атлар арасында 56 кг га кадәрге авырлык категориясендә җиңү яулады. Башта Тач дөнья рекордын ыргылуда 133 кг авырлыктагы штанганы күтәреп яхшыртты, аннан  суммада рекорд куйды – 293 кг. Аның көндәшләренә көмеш һәм бронза өчен көч сынашудан башка чара калмады. Тайланд спортчысы Синфет Круатонг – 255 кг,  итальян Мирко Скарантино бронза яулады.

 «Ыргылу күнегүе»

1. Ким Туан Тач, Вьетнам – 133 кг (дөнья рекорды)

2. Мирко Скарантино, Италия – 112 кг

3. Джон Джайро Серна Мендоса, Колумбия – 112 кг

 «Этү» күнегүе

1. Ким Туан Тач, Вьетнам – 160 кг

2. Синфет Круатонг, Тайланд – 144 кг

3. Мирко Скарантино, Италия – 143 кг

Гомуми сумма

1. Ким Туан Тач, Вьетнам – 293 кг (дөнья рекорды)

2. Синфет Круатонг, Тайланд – 255 кг

3. Мирко Скарантино, Италия – 255 кг

Big_dsc_7633

Кызлар арасында 48 кг га кадәрге категориядә беренче урынны Индонезия вәкиле Сри Ваюни Агустиани яулады.  Ыргылуда Кытайдан Ченджи Вай яхшы нәтиҗә күрсәтте, әмма ярышларның икенче өлешендә Агустианга 5 кг га оттырды. Бронза мисырлы Хебы Саләх Мәхмүд Әхмәттә.

«Ыргылу» күнегүе

1. Ченджи Вай, Кытай – 83 кг

2. Сри Ваюни Агустиани, Индонезия – 81 кг

3. Ребека Коха, Латвия – 73 кг

  «Этү» күнегүе

1. Сри Ваюни Агустиани, Индонезия – 105 кг

2. Ченджи Вай, Кытай – 100 кг

3. Хеба Саләх Мәхмүд Әхмәт, Мисыр – 91 кг

Гомуми сумма

1. Сри Ваюни Агустиани, Индонезия – 186 кг

2. Ченджи Вай, Китай – 183 кг

3. Хеба Саләх Мәхмүд Әхмәт, Мисыр,  – 164 кг

«Җиңү хисе шатлыклы. Мин "ыргылу"да яхшы чыгыш ясадым, нәтиҗә буенча икенче булсам да, барыбер җиңүгә ирешә алдым.  Минем шәхси рекордларым бүгенге күрсәткечләремнән югарырак. Алга таба яхшырак чыгыш ясый башлармын дип өметләнәм», - диде Агустиани.

Big_dsc_7931

 «Үземнең бронза медалемә шатланып бетә алмыйм. Миңа әле нибары 18 генә яшь,  ә бу U-20 спортчылары ярышы. Без подиумга эләгер өчен бик күп тырыштык. Моңарчы минем мондый дәрәҗәдәге ярышларда һәм мондый авырлык категориясендә катнашканым юк иде әле, элек 44 кг га кадәргедә катнаша идем. Беренчелекне оештыруга килгәндә, ул иң югары дәрәҗәдә оештырылган. Биредә барысы да искиткеч», - диде мисырлы Әхмәт.

22 июньдә кызлар арасында - 53 кг га кадәр, егетләр арасында 62 кг га кадәрге авырлык категориясендә медальләр уйнатылачак.   

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты