2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында авырлык атлетика буенча дөнья беренчелеге ачылды

Казанда 21-28 июньдә 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында авырлык атлетика буенча дөнья беренчелеге узачак.

Big_dsc_7441

Казанда  20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында авырлык атлетика буенча дөнья беренчелеге старт алды. Аның алдыннан матбугат конференциясе булып узды, анда Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Халыкара авыр атлетика федерациясе президенты (IWF) Тамаш Аян, Халыкара авыр атлетика федерациясе президенты (IWF) генераль директоры Аттила Адамфи, Россиянең Авыр атлетика федерациясе  президенты (ФТАР) Сергей Сырцов һәм Җәйге спорт төрләрен үстерү департаменты директоры Григорий Кабельский катнашты.

«Без сынау ярышлары буларак Авыр атлетика буенча Европа чемпионатын бик әйбәт кенә уздырдык,  аннан Универсиада кысаларында 15 комплект медаль уйнаттык, аның өчен  250 спортчы көч сынашты. Авыр атлетика буенча Дөнья беренчелеге исә - алга таба да әлеге спорт төре буенча мондый дәрәҗәдәге ярышлар уздырырга заявка буларак.  Татарстан Республикасыннан өч спортчы катнашачак. Бу безнең регионда авыр атлетика белән актив шөгыльләнүне ассызыклый», - диде ТР Яшьләр эшьләре һәм спорт министры Рафис Борһанов.

Халыкара авыр атлетика федерациясе президенты Тамаш Аян Казанның Дөнья беренчелегенә бик әйбәт әзерләнүен билгеләп үтте.   

«Казанда Авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге уздырылуга чын күңелемнән шатланам. Казанга һәм Спорт министрлыгына Беренчелекне оештырган өчен рәхмәтемне белдерәм. Мин сезнең шәһәрегезгә тагын бер исем бирер идем. Ул Казан һәм Россиянең спорт башкаласы. Шәһәрегез чиста һәм матур, спорт корылмалары күп.  Без Казанда өченче тапкыр эре ярышлар уздырабыз.  2011 елда - Европа чемпионаты,  2013 елда – Универсиада, инде менә  2014 елда - дөнья беренчелеге.  Барысы да менә дигән дәрәҗәдә оештырылган», - диде Аян.

Big_dsc_7531

Җәйге спорт төрләрен үстерү департаменты директоры Григорий Кабельский Казандагы дөнья беренчелегенең яшь спортчылар өчен трамплин булачагын әйтте.

«Тамаш Аянга Казанда мондый чара уздыру өчен безгә ышаныч белдергәне өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Авыр атлетика Россия өчен аерым бер спорт төре. Ул безгә бик күп  чемпионнар бирд. Бүгенге катнашучылар - авыр атлетиканың киләчәге. Алар йолдызлар булып китәр дип өметләнәм. Ярышларны оештыручыларга да, Спорт министрына да Казанда спортны үстергән өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә», - диде Кабельский.

Президент Федерации тяжелой атлетики России Сергей Сырцов обнародовал состав сборной России, отметив присутствие в нем трех татарстанских спортсменов.

«Хатын-кызлар җыелма командасы составына Светлана Ершова, Ирина Баймулкина, Диана Ахметова, Ксения Максимова, Ани Саргсян, Мария Белобородова, Лариса Кобелевалар керде. Ир-атлар җыелмасы составына – Тимур Малигов, Сергей Петров, Виктор Гетц, Артем Окулов, Жамал Кудаев, Алексей Косов, Георгий Купцов, Антоний Савчук.

Big_dsc_7513

«Аян әфәндегә дөнья беренчелеген уздыру хокукы биргән өчен рәхмәт, әмма Татарстан республикасы спорт министрлыгы ярдәменнән башка мондый ярыш уздырып булмас иде. Мин  Рафи Борһанов командасына рәхмәтле», - диде Сырцов.

Халыкара авыр атлетика федерациясе президенты (IWF) генераль директоры Аттила Адамфи ярышларның бик югары дәрәҗәдә оештырылуын, Казандагы беренчелекнең уңышлы узачагына шикләнмәгәнен әйтеп үтте.   

Ярышларның беренче көнендә хатын-кызлар арасында - 48 кг, ир-атлар арасында 56 кг га кадәрге авырлык категориясендә ярышлар уздырылачак.  

 «А» төркеме спортчылары катнашындагы ярышларга билетларны «Билетон» билет операторы кассаларында (бәясе – 50 сум) алырга була.  «В» төркеме спортчылары катнашындагы ярышлар бушлай.  

Big_dsc_7480

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Asxnwz618y
Видео.Открытие Мирового первенства по тяжелой атлетике.