2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда Халыкара авыр атлетика федерациясе конгрессы узды

20 июньдә "Пирамида" МККда IWF Халыкара авыр атлетика федерациясе конгрессы узды, анда 200 гә якын делегат катнашты. Конгресс Казанда 20 яшькәчә булган яшүсмерләр арасындагы Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенә туры китереп уздырылды.

Big_dsc_7280

Конгресста катнашучыларга сәламләү сүзе белән иң беренче булып Татарстан республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов мөрәҗәгать итте. «Казан – Россиянең спорт башкаласы,  аның беренче генә тапкыр халыкара дәрәҗәдәге ярышлар, шул исәптән авыр атлетика буенча да, уздыру аренасы булуы түгел.  2011 елда биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Европа чемпионаты уңыш белән узды. 2013 елгы  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында авыр атлетика буенча ярышлар уздырылды, анда  49 илдән 250 спортчы катнашып 15 комплект медаль уйнатылды. Авыр атлетика республикада популяр спорт төрләре рәтенә керә.  Гомумән алганда, авыр атлетика белән  3,5 мең спортчы шөгыльләнә. Яшүсмерләр арасында  – 500 артык кеше. Татарстан әлеге спорт төрендә күптәнге традицияләргә ия.  Без үзебезнең олимпиада чемпионнары белән горурланабыз – Александр Курынов, Николай Колесников - алар бүген Татарстан җыелмасын җитәкли һәм Россиянең яшьләр җыелмасын әзерли. Ул тәрбияләгән Андрей Деманов - Европа чемпионы һәм  Универсиада медалисты. Казандагы авыр атлетика буенча югары стандартлар, федерация тарафыннан профессиональ җитәкчелек, шулай ук  Оештыру комитетының энтузиазмы һәм тәҗрибәсе  яшь спортчыларга һәм рәсми затларга ярышлар уздыру өчен булдырылган уңай шартларны тою, ә конгресста катнашучыларга тәҗрибә уртаклашу һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирәчәк»,– диде Рафис Борһанов. 

Big_dsc_7321

Конгрессның эшен  IWF президенты Халыкара  Олимпия комитеты почетлы әгъзасе Тамаш Аян  һәм Авыр атлетика буенча Россия федерациясе президенты  Сергей Сырцов җитәкли.

Казан Беренчелекне уздырырга әзерләнә. Исегезгә төшерәбез, хатын-кызлар арасында - 7, ир-атлар арасында 8 авырлык категориясендә 15 комплект медаль уйнатылачак. Беренчелекне уздыру объекты  – Спорт сарае Федерациянең барлык таләпләренә дә туры китереп сайланылды. «Безгә барысы да кулай килде дип уйлыйм. Казан – спорт ярышлары уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган шәһәр, ә Россия – әлеге спорт төрендәге лидерларның берсе. Ул яхшы нәтиҗәләргә китерер дип ышанам», – дип билгеләп үтте Халыкара авыр атлетика федерациясе  башлыгы Атила Адамфи беренчелекне оештыручыларга биргән интервьюсында (язын ул Казанга инспекция визиты белән килде). 

Big_dsc_7307

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Iyirmvk6t9
Видео. Конгресс Международной федерации тяжелой атлетики.