2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанга дөньяның иң яхшы яшь ишкәкчеләре килде

Казанга Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатында катнашучылар килде.

Чемпионатта катнашу өчен Казанга Россия, Чехия, Сербия, Молдавия, Австралия, Польша, Франция, Япония, Италия, Бразилия, Белоруссия, Венгрия, Украина, Кыргызстан, Казахстан, Кипр, Үзбәкстан һәм Литвадан 150дән артык спортчы килде.

Ялгыз, парлы ике һәм дүрт ишкәкле көймәләрдә ярышлар 200, 500 һәм 1000 метрлы дистанцияләрдә узачак. Гомумән, 24 комплект медаль уйнатылачак. Чемпионатта 50 хөкемдар, шул исәптән, халыкара дәрәҗәдәгеләре эшләячәк.

Чара 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан беренчел чара булып тора. Сентябрь башында Казанда тагын Студентлар арасында академик ишү буенча XII дөнья чемпионаты һәм ату буенча IV дөнья чемпионаты узачак. Чемпионатны ачу тантанасы сишәмбе, 28 августка планлаштырыла, ярышлар 29 августта башланачак һәм 3 көн дәвам итәчәк.

Байдарка һәм каноэларда ишү – ике төр көймәләр – байдарка һәм каноэлар кулланыла торган ишкәкле спорт төре. 1936 елдан башлап – Олимпия спорт төре (беренче тапкыр 1924 елгы Олимпия уеннары программасына рәсми булмаган спорт төре буларак кертелә). Байдарка һәм каноэларда ишүдән тыш (яисә «шома суда» ишү), шундый ук көймәләрдә башка төр ярышлар да үткәрелә. Әмма алар арасыннан бары ишү слаломы гына Олимпия программасына кертелгән.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты