2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада 2013: Россия кем өчен җан атачак?

Россия Федерациясенең спорт министрлыгы 2013 елның 6 – 17 июлендә Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашу өчен Россия студентларының җыелма командасын туплый башлады.

Студентлар җыелма командасын тиешле дәрәҗәдә әзерләүне оештыру максатыннан Россия спорт министры Виталий Мутко җәйге спорт төрләре буенча Бөтенроссия федерацияләре җитәкчеләренә тиешле рәсми хат юллады. Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Универсиада программасына 27 спорт төре буенча ярыш кертелгән, аларның нибары 13е генә Студентларның Бөтендөнья җәйге уеннары өчен мәҗбүри булып тора. Казан Универсиадасын оештыручылар тәкъдиме белән ярышлар программасына 14 өстәмә спорт төре кертелде. Шулай итеп, 2013 елгы Уеннар спорт программасы төрлелеге буенча рекорд куячак. Әлбәттә, 2013 елгы Универсиаданың өстәмә программасына күбрәк Россия спортчылары әйдәп бара торган спорт төрләре кертелде. Алар арасында – синхрон йөзү, билбау көрәше һ.б.

Россия студентлар җыелмасының үткән Универсиадаларда чыгышларын, спортчыларның туган илләрендә күбрәк җиңү яуларга омтылганын исәпкә алып, җанатарлар Казан Универсиадасында безнең спортчылардан бары иң югары нәтиҗәләрне генә көтәләр. Исегезгә төшерәбез, 2011 елда Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә узган Уеннарда Россия җыелмасы 132 медаль (шул исәптән – 42 «алтын») яулый алды һәм гомуми нәтиҗәдә бары Универсиада хуҗаларыннан гына калышты.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты