2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан 20 яшькәчә булган юниорлар арасында Авыр атлетика буенча дөнья беренчелеген кабул итә

Казанда 21-28 июнь көннәрендә 20 яшькәчә булган юниорлар арасында Авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге узачак. Чемпионатта 49 илдән 521 кеше ( 336 спортчы һәм команда составындагы 185 рәсми зат) катнаша. Хатын-кызлар арасында - 7, ир-атлар арасында 8 авырлык категориясендә 15 комплект медаль уйнатылачак. Ярышларга 65 кеше бәя бирәчәк, шул исәптән, Халыкара авыр атлетика федерациясеннән - 45 судья һәм 10 илкүләм судья - аларның барысы да Татарстан Республикасыннан.

Казанда инде спортчылар тренировкаларын башлап та җибәрде, алар 20 июньгә кадәр барачак. Чемпионатка Россия спортчылары да әзерләнә. Безнең ил традиция буенча авыр атлетика буенча лидерларның берсе.  Беренчелектә Россия өчен 7 кыз һәм 8 егет чыгыш ясаячак. Хатын-кызлар командасының киңәйтелгән составына (ике запас белән) Светлана Ершова, Ирина Баймулкина (58 кг кадәр), Диана Әхмәтова, Надежда Лихачева (63 кг кадәр), Ксения Максимова, Ани Саргсян (69 кг кадәр), Мария Белобродова (75 кг), Ксения Пасхина, Лариса Кобелева  (75 кг артык) керә. Яшүсмер егетләр җыелмасына шулай ук ике запас спортчы белән –Тимур Малигов, Сергей Петров ( 69 кг  кадәр), Виктор Гетц (77 кг  кадәр),  Артем Окулов (85 кг  кадәр), Георгий Купцов, Алексей Косов (94 кг  кадәр), Игорь Ермилов, Жамал Кудаев (105 кг  кадәр), Антоний Савчук, Егор Иванов (105 кг артык). Җыелманың финал составы 19 июльдә билгеле була – ул көнне рәсми заявкалар бирелә. Татарстан өчен Надежда Лихачева, Лариса Кобелева һәм Артем Окуловлар чыгыш ясый. Спортчыларның барысы да медальгә дәгъва итә.  

Исегезгә төшерәбез, Перуда узган 2013 елгы Яшүсмер кызлар һәм егетләр арасындагы дөнья беренчелегендә яшүсмер кызлар җыелмасы медаль зачетында  4 нче урынны яулады, алдагы урыннарны Кытай, Казахстан һәм Мексика яулады, ә яшүсмер егетләр җыелмасы беренче булды. «Җыелмада перспективалы яшүсер кыз спортчылар күп, инде ике халыкара класслы спорт мастеры, дөнья һәм Европа чемпионнары бар. Әгәр дә Казанда барысы да әйбәт булса, безнең кызлар команда буенча беренче урынны яуларга тиеш. Без үзебезнең штангачыларыбызга ышанабыз», - дип билгеләп үтте Россиянең Спорт министры Виталий Мутко «Р-Спорт» агентлыгына биргән интервьюсында. Быел җыелма составына Перудагы ярышларда катнашкан өч спортчы керде – Ксения Максимова (2013 елда 58 кг авырлыкта алтын яулады), Артем Окулов (2013 елда –  85 кг кадәрдә алтын), Алексей Косов ( 94 кг кадәрге авырлыкта көмеш).

Беренчелекне уздыру объекты  – Спорт сарае Федерациянең барлык таләпләренә дә туры китереп сайланылды. «Безгә барысы да кулай килде дип уйлыйм. Казан – спорт ярышлары уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган шәһәр, ә Россия – әлеге спорт төрендәге лидерларның берсе. Ул яхшы нәтиҗәләргә китерер дип ышанам», – дип билгеләп үтте Халыкара авыр атлетика федерациясе  башлыгы Атила Адамфи беренчелекне оештыручыларга биргән интервьюсында.  

Ярышлар кысасында 100 волонтер җәлеп ителде. Хәзерге вакытта аларның күбесе инде 13 функциональ юнәлеш буенча эшкә дә кереште: урнаштыру, каршы алу һәм озату, транспорт, коммуникацияләр, протокол, тамашачылар белән эшләү, волонтер-атташелар, спорт мәйданчыклары волонтерлары һәм башкалар.  

21 июньдә Спорт сараенда Беренчелекне ачу тантанасы була, тамашачылар өчен керү ирекле. «А» төркеме спортчылары катнашындагы ярышларга керү билетларын «Билетон» билет операторы кассаларында (бәясе - 50 сум) алып була. «В» төркеме спортчылары ярышларын бушлай карарга мөмкин.  

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар башланырга бер көн кала, 20 июньдә, Казанда «Пирамида» да IWF Халыкара авыр атлетика федерациясе конгрессы узачак, анда 200 делегат катнашачак. Конгресс эшен   IWF президенты,  Халыкара  Олимпия комитеты почетлы әгъзасе Тамаш Аян җитәкләячәк. Конгресста Татарстан республикасы җитәкчелеге вәкилләре дә булачак дип планлаштырыла.    

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты