2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия җыелмасы дөнья чемпионатларында катнашу өчен Казанга килә

Илнең студентлар җыелмасы чираттагы спорт имтиханнарын узарга тиеш, чөнки җәй ахыры – көз башында 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласы Казанда олимпия спорт төрләре – академик ишү, байдарка һәм каноэларда ишү һәм ату буенча студентлар арасында дөнья чемпионатлары узачак.

Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты – 28 август – 1 сентябрьдә, академик ишү буенча XII дөнья чемпионаты 7 – 9 сентябрьдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә узачак. Ялгыз, парлы ике һәм дүрт ишкәкле көймәләрдә ярышлар 200, 500 һәм 1000 метрлы дистанцияләрдә узачак. Гомумән, 24 комплект медаль уйнатылачак. Академик ишү буенча ялгыз, парлы ике, дүрт һәм койрыкчылы сигез ишкәкле көймәләрдә спортчылар 13 комплект медаль өчен көрәшәчәк.

Татарстан башкаласында Универсиада үткәрүгә әзерләнү кысаларында төзелгән ишкәк ишү каналы – спортның ишкәк ишү төрләре буенча халыкара федерацияләрнең стандартлары һәм таләпләренә туры килә торган күнегүләр һәм ярышлар үткәрү өчен уникаль корылма. Үзәк Кабан күле өстендәге су юлыннан, тамашачы трибуналары белән берләштерелгән административ корпус, финиш манарасы, шулай ук тренажерлар һәм көймәләрне саклау өчен эллинглар белән җиһазландырылган күнегүләр үзәгеннән тора. Суда 200 дән алып 2 мең метрга кадәр арага ярышлар үткәреп була. Дистанциядә нәтиҗәләрне терки торган иң заманча система урнаштырылган. Ул җиңүчеләрне төп-төгәл билгеләү мөмкинлеген бирә.

Студентлар арасында ату буенча IV дөнья чемпионаты 4 – 9 сентябрьдә «Свияга» стендка ату комплексы һәм Мирный бистәсендә урнашкан ядрә белән ату комплексында узачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында трап, скит һәм дубль трап (стендка ату), 10, 25 һәм 50 метрлы дистанциядән пневматик пистолеттан, пневматик винтовкадан, тиз ата торган пистолеттан ядрә белән ату буенча 33 комплект медаль уйнатылачак.

Чемпионатларда катнашу өчен Казанга 30га якын илдән, шул исәптән АКШ, Бөекбритания, Кытай, Корея, Бразилия, Көньяк Африка Республикасы, Австралия һәм якын чит илләрдән спортчылар киләчәк. Тамашачыларны гаять кискен көрәш һәм кызыклы тамаша көтә.

Беренчел чаралар Казанның 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш. Исегезгә төшерәбез, Уеннарга әзерлек 2008 елның 31 маеннан бирле бара. Нәкъ бу көнне FISU башкарма комитетының күпчелеге 1973 елдан бирле беренче тапкыр Универсиада үткәрү хокукын Россиягә бирде.

Лондонда үткән 2012 елгы XXX җәйге Олимпи уеннары тәмамланганнан соң киләсе масштаблы халыкара спорт чарасы нәкъ 2013 елгы Универсиада булачак. Шуны да әйтергә кирәк, 2013 елгы Универсиадада 351 комплект медаль уйнатылачак. Бу Лондондагы Уеннар белән чагыштырганда 49 комплектка күбрәк, дигән сүз. Шул сәбәпле Универсиада тамашачылары кискенлеге һәм кызыклылыгы белән уникаль чараларда була алачак.

Казанда студентларның Бөтендөнья спорт уеннарын үткәрүгә әзерләнү Россия Федерация Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендәге профилье оештыру комитеты тарафыннан башкарыла. Универсиадага әзерләнүне гомуми координацияләү Россия спорт министрлыгына һәм ТР Хөкүмәтенә йөкләнелгән. Әзерлек эшләре 50 функциональ юнәлеш буенча башкарыла.

Казан Универсиадасы бүгенге Россия тарихында беренче халыкара мультиспорт чарасы булуын, аның безнең илдә үтәчәк дөнья күләмендәге зур дәрәҗәле спорт ярышларын башлап җибәрүен исәпкә алып, Уеннарга әзерлек зур җаваплылык таләп итә. Шул сәбәпле Казанга FISU инспекторлары килеп тора. Алар 2013 елгы Универсиада оештыру комитеты эшчәнлеген координацияләү белән генә чикләнми, инфраструктура, персонал һәм волонтерларның әзерлек дәрәҗәсен дә даими тикшереп тора.

Бу көннәрдә Казанда янәдән FISU инспекторларының эш сәфәре үтә. Бу юлы Татарстан башкаласына FISU генераль секретаре Эрик Сайнтронд та килде. Комиссия әгъзалары Универсиада корылмаларында булачак, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең иң катлаулы функциональ юнәлешләре буенча хезмәт куючы белгечләр белән аралашачак. Бу сәфәрнең тагын бер мөһим ягы – аның өч беренчел ярышлар алдыннан ук узуында. Бу чараларны үткәрү вакытында аккредитацияләү белән транспорттан башлап персонал һәм волонтерлар эшен көйләүгә кадәр бөтен оештыру механизмнары 2013 елгы Универсиада вакытында ничек булачак – шулай башкарылырга тиеш.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты