2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда грандиоз Kazan City Racing автошоу узды

15 июньдә шәһәр үзәге чын-чын узышу трассасына әверелде. Аның буенча Казан Кремле дивары буенча формула 1 болиды һәм спорт автомобильләре чабышты.

Big_dsc_6988

Kazan City Racing – үзенең программасы һәм масштабы буенча уникаль чара: көне буе Меңеллык мәйданында мотор һәм тамашачыларның шат тавышы ишетелеп торды. Авто һәм мотоспорт йолдызлары көн дәвамында автобәйрәм кунакларын төрле трюклар күрсәтеп шаккатырды. Узышларны карарга 50 000 артык тамашачы килде. Шоу Татарстан республикасы Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән оештырылды.  

Big_dsc_6920

Көннең төп вакыйгасы, әлбәттә, Формула 1 командасы чыгышлары булды,  аларны чарада  Caterham F1 Team тәкъдим итте.  Команданың тест-пилоты Робин Фряйнс публиканы дрифт һәм «пончик»лары белән, асфальтка көпчәк белән тамашачылар күз алдында түгәрәкләр ясап шаккатырды.   
Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Ильсур Метшин уникаль автошоуны манзара кылды, пилотлар белән сөйләште. 

Big_dsc_6703

Йолдызлар арасында Формула 1 нең беренче Россия пилоты Виталий Петров та бар иде. Хәзер Виталий  Mercedes-Benz AMG командасы өчен DTM немец кузов чемпионатында чыгыш ясый, шуңа күрә Kazan City Racing трассасы буенча ул «Mercedes-Benz» A 45 AMG спорт автомобилендә җилдерде.

Big_dsc_7026

Британияле каскадёр Терри Грант тамашачыларны үзенең җилгерлеге белән таң калдырды. Гиннеслар китабының унбиш кат рекодчысы  искиткеч трюклар күрсәтте.
Мондый зур масштаблы автоспорт чарасында легендар  «КАМАЗ-мастер» командасы да катнашмый калмады. «Дакар» раллисы һәм башка дәрәҗәле узышларда җиңүләр яулаган пилотлары  авыр класслы тхника белән идарә итүне демонстрацияләде. 

Big_dsc_6999

 PRT Moto командасыннан башка драйв һәм экстрим алып булмас иде. Россия стантрайдерлары белән рәттән Big Kazan Extreme нең Казан егетләре дә һөнәрләрен күрсәтте. Мотокаскадёрлар тамашачыларны трассада гына шаккатырып калмады, һавага да менде: FMX13 мотофристайл буенча Россиядәге иң әйбәт командаларның берсе - трамплиннан сикереп, югарыда искиткеч номерлар күрсәтте.  

Big_dsc_6590

  Kazan City Racing тамашасын караучылар  адреналин туплап кына калмадылар, файдалы тәҗрибә дә туплый алдылар.   Кечкенә автомобильчеләр өчен чарада «Безопасное Колесо» зонасы булдырылган иде. Анда алар юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәнде, күңелле эстафеталарда һәм бәйгеләрдә катнашты. Иң җыйнак һәм игътибарлы юл хәрәкәтендә катнашучылар бүләкләр алды. «Безопасное колесо» зонасы  Россиядәге иң эре гипермаркетлар челтәренең берсе булган «Лента» ярдәме белән оештырылды. 
Моннан тыш, Kazan City Racing килүче тизлек яратучыларның үзләрен пилот сыйфатында тикшереп карау мөмкинлекләре дә бар иде.  Уникаль Nissan GT Academy  халыкара проекты  Kazan City Racing ны сайлап алу этабы итеп сайлады. 

Бары тик 15 июньдә генә   GT Academy на Kazan City Racing махсус зонасында теләге булган бар кеше виртуаль рәвештә легендар трассалар  буйлап узышу һәм Россиядә проектның Илкүләм финалына узу мөмкинлеге бар иде. Казаннан 6 кеше җиңү яулады һәм алар башка шәһәрләрдән булган 20 финалист белән бергә 28 июньдә Сочига  GT Academy ның Россия финалы этабына барачаклар. 

Big_dsc_6777

«Казан башкаладан соң Формула 1 катнашында тамаша сыйфатындагы узышлар күрсәткән беренче шәһәр булды. Хәзер аны чын мәгънәсендә грандиоз тамаша булды дип әйтеп була! Тамашага килгән барлык шәһәр халкына да зур рәхмәт.  Бүтән шәһәрләрдә дә шундый ук эмоцияләр бүләк итә алырбыз дип ышанып калабыз», - диде Kazan City Racing оештыручы Кирилл Тегин.

Big_dsc_6833

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Guyckqwhhr
Kazan City Racing. Видео