2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада катнашучысы Россия кубогында бронза медаль яулады

2011 елда Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә узган Бөтендөнья җәйге Универсиада катнашучысы, Татарстан спортчысы Николай Теплый стендка ату буенча «скит» күнегүендә Россия кубогы өчен ярышларда бронза медальгә лаек булды.

Финал нәтиҗәләре буенча өч спортчы мөмкин булган 150 очкодан 146ны җыя ала. Җиңүчене билгеләү өчен «атышу» оештырыла. Нәтиҗәдә, Мәскәү вәкиле Валерий Шомин 8 мишеньгә төз ата һәм җиңү яулый. Аннан бер генә төгәл атуга калышкан Евгений Сербин (Мәскәү өлкәсе) – икенче. Татарстан егете, 2006 елда юниорлар арасында Европа беренчелеге җиңүчесе Николай Теплый бу юлы өченче урын белән канәгать калырга мәҗбүр була. Ул җиңүчедән 3 очкога калыша.

Исегезгә төшерәбез, 4 – 9 сентябрьдә Казанда Студентлар арасында ату буенча дөнья чемпионаты узачак.

ТР стендка ату федерациясе материаллары буенча «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты