2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия олимпиячеләре «үзебезнең» 2013 елгы Универсиадада чыгыш ясарга тели

2012 елгы Олимпия уеннарында медальләр яулаганнан соң ук Россия спортчылары 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашырга теләүләрен җиткерде. Кайберләре өчен туган илләрендә узачак халыкара турнирда катнашу спорт карьерасын дәвам итү өчен этәргеч тә булып тора.

Big_synchrojp1-superjumbo

Әйтик, биеклеккә сикерү буенча олимпия чемпионы Иван Ухов «Спорт-экспресс» хәбәрчесенә болай диде: «Казан Универсиадасына эләгергә бик телим. Телим һәм бетте. Киләсе ел – минем өчен яшь буенча анңа эләгү өчен соңгысы, чөнки миңа 27 яшь тулачак. Тагын 2013 елда Мәскәүдә узачак дөнья чемпионаты бар әле. Шулай ук үзенчәлекле вакыйга».

Аңа кадәр 2013 елгы Универсиада пьедесталларына менү теләге барлыгын синхрон йөзү остасы Светлана Ромашина белдергән иде. «Шәхсән мин Казан Универсиадасында катнашырга бик телим. Ярышлар программасында беренче тапкыр синхрон йөзү булачак. Минем коллекциямдә илебездә узган зур турнирда яуланган медаль җитми. Ә аннары – дөнья чемпионаты (2015 елда Казанда узачак су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты – ред.)».

Туган шәһәрендә Студентларның бөтендөнья уеннарында чыгыш ясарга теләве хакында фехтовкалаучы Камилә Гафурҗанова да әйтте. Шэньчжэнь Универсиадасында яуланган алтын медаленә ул быел Лондон Олимпиадасының көмеш медален дә өстәде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты