2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ике атна эчендә өч дөнья чемпионаты!

Җәй ахыры – көз башында Татарстан башкаласы бер-бер артлы өч дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Егерме көннән Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан беренчел ярыш – Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча дөнья чемпионаты башланып китәчәк. Аннан соң Казанда студентлар арасында тагын ике дөнья чемпионаты – ап академик ишү һәм ату буенча ярышлар узачак.

Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты 28 август – 1 сентябрьдә, академик ишү буенча XVII дөнья чемпионаты 7 – 9 сентябрьдә Спортның ишкәк ишү үзәгендә үтәчәк. Студентлара арасында ату буенча IV дөнья чемпионатын үткәрү өчен «Свияга» стендка ату комплексы һәм Мирный бистәсендә урнашкан ядрә белән ату комплексы мәйданнары файдаланылачак. Ярышларны үткәрү вакыты: 4 – 9 сентябрь.

Дөнья чемпионатларында катнашу өчен Казанга АКШ, Бөекбритания, Кытай, Корея, Бразилия, Көньяк Африка Республикасы, Австралия һәм якын һәм ерак чит илләрдән, гомумән, 5 кыйтгадан спортчылар киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, студентлар арасында Татарстан башкаласында үткәрелә торган барлык дөнья чемпионатлары Казанның зур беренчелекләрне кабул итәргә һәм барлык хезмәтләрнең эзлексез эшчәнлеген тәэмин итәргә әзерлек дәрәҗәсен бәяләү мөмкинлеген бирә. Шул ук вакытта Казан 2013 елгы Универсиада вакытында файдаланылачак оештыру тәҗрибәсен ала.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты